Алдан аяк киенеп куйганнар

2016 елның 28 октябре, җомга

Алдан аяк киенеп куйганнар

Газета–журналларга яздыру буенча почта бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында бәйге даими үткәрелеп килә. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына яздыру буенча да шундый бәйге оештыра. Ул 2016 елның 1 октябреннән 30 декабренә кадәр дәвам итә.

Бәйгенең шарты буенча почта бүлекчәсе яки хат ташучы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына, шул исәптән район газетасына 2016 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 2017 елның беренче яртыеллыгына кимендә 5 процентка артыг- рак яздырырга тиеш.

Нәтиҗәләр буенча берничә номинациядә җиңүчеләр билгеләнә. Безнең район почта бүлекчәләре дүрт номинациядә катнаша ала. Хуҗалыклар санына карата иң зур тираж үсеше күрсәткән бер хезмәткәрне “Иң яхшы кече шәһәрләр хат ташучысы” номинациясендә акчалата бүләкләү (ул 16644 сум тәшкил итә, аның 1644 сумы физик шәхесләр кеременә салым буларак тотылып калына) карала. “Иң яхшы авыл хат ташучысы” номинациясе җиңүчесе дә 16644 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Ә “Иң яхшы почта бүлекчәсе” номинациясендә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына яздыру буенча иң зур үсеш биргән һәм җиңү яулаган поч-та бүлекчәсенә 30000 сум бүләк каралган. Бу акча почта бүлекчәсе җитәкчесенә тапшырыла һәм ул аны нинди максатта файдаланырга икәнен үзе хәл итә.

“Журналлар буенча иң яхшы тираж” номинациясендә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте журналларына иң күп яздырган почта бүлекчәсе билгеләнә (хуҗалыклар санына карап санала) һәм аңа да 30000 сум акчалата бүләк тапшырыла.

Арча һәм авыл почта бүлекчәләрендә 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр район газетасына (шулай ук республиканың кайбер басмаларына да) ташламалы яздыру буенча ункөнлек игълан ителгән иде. Өлгерә алганнар бу көннәрдә “Арча хәбәрләре”нә 600 сум урынына 525 сумга языла алды. Район буенча бүгенгә 2700дән артык кеше район газетасына язылган инде. Хат ташучылар өчен дә бәйге шартын үтәү өчен менә дигән мөмкинлек иде. Арчаның Көнчыгыш, Яшьләр, Маяковский, ВЛКСМның 70 еллыгы, Чишмә, Космонавтлар урамнары, Маяковский тыкрыгына почта өләшүче Гөлназ Нотфуллина моннан файдаланган да. Шушы көннәрдә ул 86 кешене район газетасына яздырган.

– Агымдагы елның икенче яртыеллыгында мин 150 йортка “Арча хәбәрләре” илтәм, – ди Гөлназ.

Шуннан чыгып исәпләгәндә, яртысыннан күбесе булган бит инде. Тагын бер тырышып алса, бәйгедә катнашып, җиңү дә яулый ала. Тугыз еллык стажы булган тәҗрибәле, хезмәтен яратып башкаручы хат ташучы өчен бу авыр түгелдер, дип ышанабыз.

“Арча хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин Гөлназ Нотфуллинага рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

Арча почта бүлеге җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов әйтүенчә, район газетасына (шулай ук кайбер республика басмаларына да) ташламалы язылу ункөнлеге ноябрь аенда (бәйрәмнәрдән соң) тагын үткәреләчәк. Алдан аяк киенеп куюның әлегә берәүгә дә зыянга булганы юк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International