Утар Атыда үзгәрешләр бар
Элеккеге “Байрак” колхозына кергән авыллардагы җимерек фермаларга күз ияләшеп килә иде инде. Алар әле кайчан гына гөрләп торган тормыш истәлеге булган музей экспонатлары кебек. Шуңа күрә бу авылларда нинди булса төзелеш башлану — үзе бер бәйрәм.
— Бездә матур гына эшкә керешкән эшмәкәрләр бар, кызыксынсагыз килеп китегез, — дип шалтыратты Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов.
Авыл янәшәсендәге яңа бина әллә кайдан күзгә ташлана. Шунда тукталабыз, берничә ир–егет торак эчендә мәш килә.
“Нива агро” ширкәте (яңа хуҗалык шулай атала) генераль директоры Алмаз Шәрипов та шунда. Танышабыз, итагатьле яшь кеше. Олы Мәңгәр авылыннан, Казан дәүләт федераль университетын тәмамлагач авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институтында эшләгән. “Шунда авыл хуҗалыгы белән кызыксынып киттем, районнарда, хуҗалыкларда булу әлеге кызыксынуны тагын да арттырды, — ди ул. — Галимнәр, белгечләр белән аралашу күп нәрсә бирде”.
Арча районында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә яшел юл. Үз көчеңне, мөмкинлегеңне сынап карыйсың икән — рәхим ит!
— Районда безне хуп-лап каршы алдылар, — дип дәвам итте ул. — Район башлыгы Илшат Нуриевка, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасовка рәхмәт. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендә үз эшләрен яхшы белгән белгечләр эшли, дигән фикергә килдем мин. Алар кирәк булган ярдәмне күрсәтте.
Төзелештә эшләүчеләрнең кемнәр булуы белән кызыксынам. “Барысы да шушы авылныкылар, — ди ул. — Без читтән кеше алмаска дигән принцип белән эшлибез. Озакламый Киров өлкәсеннән таналар кайтачак, терлекчеләр дә шушыннан булачак, эшлибез дип торган кешеләр күп”. Төзелеш материалларын да үзебезнең районнан гына алалар икән.
2015 елда 300 гектар пай җирләрен алып эшли башлаганнар. Өч тракторлары, комбайн- нары бар. Пай җирләренә тиешлесен биргәннәр, теләгән кеше терлек азыгы, теләгәне акча ала.
Киләсе елга тагын 200 башлык бер торак төзергә исәпләп торалар. Программага да кергәннәр. Киңәя башлагач җир дә күбрәк кирәк булачак әле.
Тагын бер яңалык — Утар Атыда авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү цехы да төзелә. “Без аны яңа елга төзеп бетерербез дип торабыз, — ди Алмаз Шәрипов. — Беренче катта эшкәртү цехы (анда унлап кеше эшләячәк), икенче катта контора булачак”.
Авыл җирлеге башлыгы да мондый эшмәкәрләр килүгә шат: “Салым базасы ныгый”, — ди ул. Җирлектә 4 фермер хуҗалыгы эшли, алар Сабантуйлар, төрле чаралар үткәргәндә дә төп таяныч. Колхоз беткәч читтә эшләргә мәҗбүр булган механизаторлар да кире кайта башлаган.
Авыл җирлеге башлыгы үзара салым акчасына башкарылган эшләр белән дә таныштырды. Алты авылның да зиратларын яңартып чыкканнар, урамнарга үзебездәге карьер ташы салынган. “Монысы — нигез өлеше дип исәплик, — ди Әхтәм Хәкимҗанов. — Балтач оешмасы Утар Атыда һәм Орнашбашта вак таш сала башлады. Аннан соң башка авылларга да чират җитәчәк”.
Әлеге юлларны язып утырганда Кушлавыч авылыннан шалтыраттылар: “Безнең 8 Март урамына китерелгән эре ташлар өемдә ята, урамга керерлек тә, чыгарлык та түгел”. “Көннәр бозылу сәбәпле бу урамда эшли алмый торган идек, таратабыз ташны, киләсе елга вак таш та түшибез”, — дип җавап бирде авыл җирлеге башлыгы.
Ильяс Фәттахов