28 нче октябрьдә Носы төп гомуми белем мәктәбендә шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) ның иҗат кичәсе үтте. Кичәгә Рифат Җамал үзенең тормыш иптәше Дания ханым белән кайтты. Бәйрәмдә шулай ук Арча Мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗановна, мәктәбебездә белем биргән өлкән укытучылар, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Румия Надршина катнашты.
Кичә барышында укучылар Рифат Җамалның шигырьләрен яттан сөйләделәр, язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шагыйрьгә белем биргән Флера Нурмехаметовнаның, классташы Наилә Нигамәтовнаның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладык. Кичә бик җылы үтте. Шагыйрь укучыларга автографлар белән шигырьләр җыентыгы бүләк итте. Бәйрәм укучыларда, кунакларда матур тәэсирләр калдырды.