Конференциянең икенче этабы
28 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсенең XXV конференциясенең икенче этабы булды.
Конференциядә партиянең Арча җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре Илшат Нуриев “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Арча җирле бүлекчәсенең җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе йомгаклары турында” чыгыш ясады.
Партиянең җирле бүлекчәсе җирле политсоветы составына үзгәрешләр кертелде.
Конференциядә партиянең Татарстан төбәк политсоветы әгъзасы, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры режиссеры Рәшит Заһидуллин катнашты.