Көзге каникуллар башланды. Шул уңайдан “Игътибар, балалар!” дигән профилактик ункөнлек игълан ителә. Бу көннәрдә мәктәпләрдә төрле чаралар үткәреләчәк. Шул ук вакытта ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе юлларда контроль оештыра. Бу көннәрдә юл–транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да читтә калмаячак, транспорт белән идарә итүчеләр дә игътибар үзәгендә булачак. Торак пункттан читтә машина юлы кырыеннан йөргәндә яктылык кайтаручы элементлар кирәклеге турында да онытмас- ка кирәк. Кичләрен караңгы, кешеләр начар күренә. Шуңа үзегез турында үзегез кайгыртырга онытмагыз.