Сыйлану кыйнау белән беткән

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Сыйлану кыйнау белән беткән

Быел 17 август кичендә Арча шәһәрендәге бер өйдә 3 кеше сыйланып утыра. Хәмер эчеп утырулар еш кына кыйнашу яки әйбер урлау белән тәмамлана. Әлеге компаниядә дә Арча шәһәрендә яшәүче, берничә тапкыр хөкем ителгән, 2015 елның ахырында гына иреккә чыккан 49 яшьлек Алик Әдһәмов була.

Шактый салып алган Әдһәмов ирләрнең берсе белән ызгышып китә, мәсьәләне ачыклау өчен урамга чакыра. Ишегалдында рецидивист авыр җинаять эшли: агач сап алып аның белән тегенең башына суга, әлеге ир җиргә егыла. Шуннан соң да кыйнавын дәвам итә, канга баткан кешене калдырып качып китә.

Әлеге ир аңына килгәч кәрәзле телефоннан туганнарына шалтырата. 34 яшьлек иргә сәламәтлек өчен куркыныч булган авыр тән яралары ясала.

Арча район суды А.Әдһәмовны 3 ел 4 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул хөкем карарын каты режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокуроры урынбасары,

юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International