Җиң сызганып эшләргә

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Җиң сызганып эшләргә

27 октябрьдә “Арча” ширкәтенә кергән хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре белән семинар үткәрелде.

— Барыгызга да әйбәтләп эшлисе. Һәркем үз эшен эшләргә тиеш, бар да элеккеге тәртиптә кала, — диде сүз башында “Арча” ширкәте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Зиннәтулла Вәлиуллин. — Бары тик кайбер хуҗалыкларда бераз үзгәрешләр булачак.

Очрашуның шундый аңлатудан башлануы юкка гына түгел. Чөнки элекке “Вамин” хуҗалыкларының киләчәк язмышы турында төрле сүзләр йөрде. Хуҗалыклардагы үзгәреш- ләргә килсәк, алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: элеккеге “Арча” совхозы биләмәләре “Татарстан” ширкәтенә бирелде. “Мәрҗани” ширкәтенең “Ашытбаш”, “Гигант” бүлекчәләре “Акчишмә” ширкәте белән бергә эшләячәк. Аның үзәге Ашытбаш авылында.

— Без бүген Иске Төрнәле, Югары Пошалым фермаларында эшнең ничек оештырылуын карыйбыз, аннан соң 9 айлык эшкә йомгак ясаячакбыз. Мондый семинарлар чиратлап һәр агрофирмада узачак, — диде З.Вәлиуллин.

“Арча” ширкәтендә Айнур Габидуллин әле яңа җитәкче. Ул Кукмара районыннан, үзе белән шактый гына яңалыклар алып килгән, аларның кайберләрен тормышка ашырырга да өлгергән. Иң беренче эш итеп фермалар тирәсенә тәртип салганнар. Хуҗаның кем икәнлеге капка төбеннән күренә, диләр бит.

 Фермалар территорияләрен һәр хуҗалыкта тигезләп, тәртипкә китереп калдырырга кирәк, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов.

Иске Төрнәледә быел бер торак программа буенча нык-лап төзекләндерелгән. Югары Пошалымда бозауларны салкын ысул белән асрау өчен бик уңайлы яңа торак төзелгән. Җитәкчене Кукмарадан яңалыклар алып килгән дигән идек бит әле. Аның берсен менә шушы торакта күрдек. Бозауларга салкын булмасын өчен торакның бер башына сыерлар урнаштырганнар. “Торакның ике башына да сыерлар керткәндә әйбәт була”, – ди җитәкче.

Районның ветеринария идарәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов фермалар буйлап йөргәндә дарулар саклау өчен суыткычлар булмавын искәртте: “Даруларның бәяләре кыйммәт, алар салкында сак- ланырга тиеш, җылыда дару агуга әйләнә”, – диде.

– Зоотехник нормалары буенча терлек үлеме 3 проценттан артмаска тиеш, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Роберт Хәйретдинов. – “Арча”ширкәтенә кергән барлык хуҗалыкларда да үлем нормадан артып китә.

Авыру терлеккә дару урынына агу бирәләр булып чыга инде монда.

9 айлык нәтиҗәләргә килсәк, алар бик куандыра торган түгел. Терлекчелектә чын хуҗаларча караш, төпле, киләчәкне күз алдында тотып эшләү җитми. Ширкәт буенча быел сыерларның кысыр көненнән генә дә 28 млн. сумнан артык акча алынмый калган. Шуның 17 млн. сумнан артыгы “Мәрҗани” ширкәтенә туры килә.

Быел тугыз айда 1675 сыер чыгымнарга тотылган. “Мәрҗани” ширкәтендә 721 сыерны юк итеп, алар урынына 338 генә тана кертә алганнар. Бу яктан “Северный” ширкәтен үрнәк итеп китерделәр, анда 100 сыерга исәпләгәндә 40 тана кертелгән, сыерлар саны арткан.

Әлеге ширкәткә кергән хуҗалыкларга бу кышлату чоры җиңел булмаячак. “Арча” ширкәтендә – 124, “Акчишмә”дә 128 көнлек азык бар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов әлеге сөйләшүнең файдалы булуын билгеләп үтте. Киләчәктә үтәчәк семинарларда белгечләр эшенә дә ныклы анализ ясарга, булган җитешсезлекләрне бетерү өчен ныклап эшләргә кирәк.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International