Уйланган кешегә кыен бу дөньяда яшәү
Мирҗәм авылында туып–үскән галим, шагыйрь Рифат Җамалның Носы мәктәбендә 65 яшьлек юбилеен үткәрделәр.
Без юбилярны фикерен кыска һәм оста итеп әйтеп бирә белгән туры сүзле шагыйрь, гади бер авыл малаеннан ветеринария өлкәсендә олы дәрәҗәләргә ирешкән шәхес һәм кыерсытылганнан соң үзенең хак икәнлеген зур судларга кадәр барып җитеп яклый алган галим булганы өчен хөрмәт итәбез. Очрашуда район мәгариф идарәсенең татар теле һәм әдәбияты методисты Энҗе Мостафина катнашты.
Носы мәктәбендә (директоры Вәсим Бәдретдинов) берәр төрле чара үткәрергә тотыналар икән, җиренә җиткереп оештыралар. Аларга барасы килеп тора. Кунакны баскыч төбеннән үк чәк–чәк, җылы сүз белән матур итеп каршылый беләләр. Мәктәпкә ишекне ачып керүгә бер төркем укучылар, укытучыларның инде сине көтеп торганын күрәсең. Рифат Җамал белән җәмәгате Дания ханымны шулай зурлап каршыладылар.
Ә фойеда нинди күркәм күргәзмә әзерләнгән! Рифат Җамал мәктәптә чыгарылган газеталарны, укытучыларның, укучыларның уңышларын, үзенә багыш- лап әзерләнгән “Әдәби сүз” газетасын кызыксынып карады. Очрашу буласы залда инде юбилярны укучылар, укытучылар, сыйныфташлары, укыткан мөгаллимәләре көтә иде. Китте күрешүләр, хәл сорашулар...
Түрдә — Дания ханым белән Рифат Җамал. Янәшәләрендә — юбилярның укытучысы Флера Сафиуллина, сыйныфташы Наилә Әхмәтҗанова, ветеран укытучы Әнисә Әсхәдуллина. Ике якта укучылар тезелешеп утырган. Рифат Җамал 5–8 сыйныфны Носы мәктәбендә укыган. Аның турында шаян, шук иде, әмма тырыш бала булды, дип сөйләделәр. Рифат Җамал балаларга:
— Мин дә нәкъ сезнең кебек идем, — дип, үз итеп дәште.
Аның “Мирҗәмем – җир яме” шигырендә шундый юллар бар:
Туган авылыма кайтсам,
әйләнәм
Ялан тәпиле
бер малайга.
Бүгенге кичәдә юбилярның күңел кичерешләрен аңлавы кыен түгел. Ул балачагына, ялан тәпиле бер малайга әйләнеп кайт- кандыр... Йөзендә елмаю.
Ә мин дәшмим,
әмма елмаямын,
Күңелләрем бик нык тулса да (“Үзем белән сөйләшәмен әле”).
Кичә барышында экранда Рифат Жамалның шигырьләре даими рәвештә чыгып барды. Аларда без әйтә алмаган чынбарлык.
“Аерылганны —
аю ашар...” —
Шундый мәкаль татарда.
Аю кирәкми татарга
Берсен–берсен ашарга.
Юбилярга балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
— Ничек профессор булырга?
— Күп укырга кирәк.
— Сез иҗатыгыздан канәгатьме?
— Үз эшемнән бик сирәк канәгать булам.
— Тормыш авырлыкларын җиңү өчен нинди сыйфатлар кирәк?
— Авырлыклар булды. Әгәр дә син хаклы икәнсең — җиңәсең. Уйланган кешегә кыен бу дөньяда яшәү. Дәшмәү — бик күп сүзләрдән дә кыйммәтрәк.
Очрашу хатирәләрне яңарту, фәлсәфи сөйләшүләр, җыр, бию, шигырь укулар белән үрелеп барды.
Мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов укытучыларга рәхмәт әйтеп:
— Җылы иңдерә торган кичә булды бу, — диде.
Язмамны Рифат Җамалның сүзләре белән тәмамлыйсы килә.
Шагыйрь түгел мин,
Мин — галим.
Ә шулай да шигырь язам
Нигә мин?
Румия Надршина