Гомер заяга узмаган

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Гомер заяга узмаган

Харис абый белән без күптәннән таныш, дисәм, ялгышмам. Безнең театр коллективын гастрольләргә алып йөри ул. Юл буе кызык әйберләр сөйләп, көлдереп бара. Бервакытта да зарланмый. Шофер буларак кына түгел, кеше буларак та аның белән бик җайлы.

Әмма күпме таныш булма, кешене ахырына кадәр белеп бетерә алмыйсың. Хезмәттәшем, ире Идрис ягыннан туганы Румия Надршина әйтүенчә, искиткеч ярдәмчел, кешелекле, кунакчыл, тырыш, җиңел гәүдәле, тормыштан ямь табып, туганны туган итеп, аларны берләштереп яши торган зат ул. Мәҗлесләр алып бара, җырлый да икән әле. Мәҗлесләрнең йөзе була белә.

Шундый мактау сүзләреннән соң аның белән якыннанрак танышу теләге туды. Очрашып, хәйран гына сөйләшеп утырдык. Беренче чиратта тормышы турында шундый җиңел итеп сөйләвенә игътибар иттем. Ә чынлыкта сугыштан соңгы елларда туган кешеләрнең башларыннан ниләр генә кичмәгән. 1946 елгы Харис Гакашин да искәрмә түгел.

– Мин үзем Көек авылыннан. Биш балалы гаиләдә тудым. Хәзер икәү генә калдык инде. Алты яшьтән ат көттем. Җиде–сигез яшьтә лобогрейка белән уракта эшләдем. 14–15 яшьләр тирәсе булгандыр, Үрнәктәге училищега тракторчылыкка укырга киттем. Практика вакытында өч ай Казахстанда чирәм җирләрне эшкәртүдә дә булып кайттым. Аннан армиягә киткәнче өч ел колхозда тракторда эшләдем, – дип искә ала Харис абый.

Әнә шул көннән бирле руль артында ул. Быел 55 ел булган. Армиядә БТРда да йөри. “12 тонналы хәрби техника. Комлык. Учениеләрдән кайткач берәр тәүлек баш күтәрә алмый йоклый идек”, – ди ул.

Германиядә хезмәт итә Харис Гакашин. Шул вакытта әнисе вафат була. Күмәргә вакытында кайта алмавы (чикне чыгасы бар бит) үкенечкә калган.

– Мин кайтып җиткәндә җидесе иде инде. Биш баланың бишесе дә кайта алмаган. Дүртесе Ташкентта иде. Алар да соңга калды, ни сәбәпледер, телеграмма китмәгән. Мин киттем, алар кайтты, очрашып юньләп сөйләшә дә алмадык, – ди.

Армиядән кайткан яшь егетне авылда тагын бер сынау көтеп тора. Эшләргә техника юк, ә авылдан читкә чыгармыйлар, паспортны бирмиләр. Мөндешкә барып эшкә урнашырга мәҗбүр була ул. Ә аннан – район үзәгенә. Хәтерләсәгез, ул елларда Арчада (“ПМК” территориясендә) нефть эзләү буенча оешма бар иде. Харис Гакашин шунда барып керә һәм вахта автобусы белән бөтен Россияне айкый.

– Шул оешма барактан фатир да бирде әле, – ди. – Орнашбаш кызы Гөлбәгъдә белән 1970 елда өйләнештек без. Башта фатирга кердек, аннан барактан булса да үзебезнеке булды, тора–бара Арчада йорт салып чыктык. 30 ел яшибез инде шунда. Уйлап карасаң, гомер ничек тиз уза, өйләнешкәнгә дә 46 ел үткән икән инде. Шатлыгыбыз – өч балабыз, оныклар бар.

Җайлы гына кебек – өй салдым, агач утырттым, балалар үстердем... Әмма моның эчендә күпме еллар, күпме хезмәт, йокысыз төннәр, озын юллар... Харис Гакашин “Сельхозхимия”дә, “Ателье мод”та, райтопта шофер булып эшли, меңләгән километр- лар уза.

– Лаеклы ялга район мәгариф бүлегеннән чык-тым. “Шофер тапканчы эшләп кенә тор инде”, – дигәнне тыңлап, әле дә йөрим. Хәзер сәнгать мәктәбендә, республика буйлап балалар йөртәм. Соңгы вакытта ерак юллар бераз үзен сиздерә башлады. Ни дисәң дә, 70 яшь тула бит быел, – ди.

Эшли, өйдә терлеген асрый, соңгы елларда өч көннән өч көнгә Көеккә кайтып бертуган абыйсын карады...

– Терлек асрамасаң, тормышны алып барып булмый, – ди Харис абый. – Җиде баш сыер тоткан вакытлар да булды. Көтүгә өлгертер өчен иртән яртысын хатын, яртысын мин савам. Шәрык бистәсендә көтүен дә мин оештырдым. Ул чакта 268 терлек бар иде. Хәзер унбиш еллап ат тотам. Бүгенге көнгә алты баш атым бар. Балаларга да җитә, казылык ясыйм, анысы да шәп үтә. Оныгым Салаватның чабыш аты да элек миндә торды. Анысын кишер, алма, бал ашатып, йомырка эчертеп аерым карыйсы. Шунысы, Салават җиңүләре белән сөендерә.

Кечкенә генә буйлы, чандыр гына гәүдәле үзе. Ничек өлгерәсез, дигән сорауга ул: “Мин югында Гөлбәгъдә апаң карый. Чир бит инде ул, канга сеңгән”, – ди.

Туганлык җепләрен өзмичә, барысын туплап торучы да икән Харис абый.

– Аллага шөкер, туганнар барысы да миңа килә. Терлек чаласы, печән алып кайтасы, хәтта тавык суясы булса да. Берсенә дә каршы килмим, киресенчә, кирәкле булуыма сөенәм, – ди ул. – Күршеләр белән дә дус, тату яшибез. Зарланырлар дип уйламыйм. Бер ел кое казыдым, кемгә кирәк, барысы да файдалансын, дип розетканы өй почмагына чыгарып куйдым. Терлек асрагач, тиресен сораган берсенә бирәм. Кешегә изгелек эшләү үзе йөрәккә рәхәт бит ул. Бер ягым бар – бик кызу кеше мин. Өйдәгеләргә эләгә инде. Мин дигәнчә булмаса, әйткәнне эшләмәсәләр, ачуым чыга, туздырып атам.

Кешедә бер характер булмый кала алмый. Гомер үткән саен ир белән хатын туганлашып бетә, бер–берсенең тискәре якларын күрми дә башлый. Гөлбәгъдә апа белән илле елга якын матур яшиләр, балалары йөзләренә кызыллык китерми, эштә олы ихтирам яулаган – димәк, гомер заяга узмаган. Өлкән кеше өчен иң мөһиме менә шул.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International