Эшләү җитми
Яңа Кенәр авыл җирлегендә район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең утырышы булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
Районда балигъ яшенә җитмәгән балалар арасында җинаятьчелек арткан.
– Мәгариф учреждениеләрендә балаларны тәрбияләү юнәлешендә күп эшләнә, әмма эшләп бетермибез, – диде Любовь Осина. – Тәрбия мәсьәләсендә тагын да үтемлерәк ысулларны өйрәнергә һәм кулланырга, имин булмаган гаиләләрдәге балаларны төрле түгәрәкләр, секцияләр, акцияләргә, кызыклы һәм файдалы чараларга тартырга кирәк.
Бу миссия педагоглар җилкәсендә. Авыл җирлеге башлыгы үз территориясендәге тәртип өчен җаваплы. Җинаятьләрнең күпчелеге төнлә эшләнгән. Димәк, әти–әни тарафыннан контроль җитми, бәлки баланы санлата алмау очраклары да бардыр.
Башта Яңа Кенәр иҗат йортында, балалар бакчасында, мәктәптә өстәмә белем, патриотик тәрбия мәсьәләләрен ничек тормышка ашыруларын карадылар. Яңа Кенәр иҗат йортында түгәрәкләр эше белән танышкач, директор Хәмбәл Зарипов:
– Ел саен яңалык кертмичә булмый, заман шуны таләп итә, – диде. – Әле менә яңа гына Наласада үткән ярышта көрәшчеләребез 13 призлы урынны алып кайтты. Шахматка тартылу арта. Узган ел шахмат ярышы үткәрдек. Безнең тренерлар эшләгән һәр мәктәп призлы урын алды.
Яңа Кенәр иҗат йортындагы бай һәм иркен музей бер генә баланы да битараф калдырмас. Музейны караганнан соң балалар белән “Исемең калсын тарихлардан укып ятларлык” дигән дәрес башланды. Очрашуга сугышта катнашкан Габделхак Галиев (мәрхүм) улы Булат Галиев килгән. Музейда рота белән идарә иткән запастагы капитанның шәхси әйберләре сак- лана.
– Безнең әти сугышта зенитчы–пулеметчылар ротасы белән идарә иткән, – дип сөйли Булат. – Кайткач, мәктәптә укытты. Бик күп орден, медальләре бар. Сугыштан язган хаты, фронттан алып кайткан бинокле, офицерларга бирелә торган төймә чистарта торган җайланмасы, немец сәгате дә саклана. Хәтта әти гармун да алып кайткан. Сәгатьне хәзер үзем тагып йөрим.
Бу шәхси әйберләрнең барысы да (сәгать һәм гармуннан башка) музейда саклана. Балалар өчен кызыклы һәм ватанпәрвәрлек тойгылары уята торган экспонатлар болар. Сугышның үзеннән кайткан әйберләр бит!
Яңа Кенәр балалар бакчасында үткәрелгән чараларда самими сабыйларга карыйсың да, бу “алтын бөртекләре” үсә–үсә ничек начарлык эшли алсын инде, дип уйлап куясың.
Яңа Кенәр мәктәбендә “Форпост” хокук саклау отряды җитәкчесе Фәиз Габдрахмановның үз эшен яратуы һәрнәрсәдә сизелеп тора.
– Мәктәпнең призлы урыннан төшкәне юк. Бүген 17 укучым армиядә хезмәт итә, – дип сөйләде ул. – Командование белән хат алышам.
Хәрби тәрбия дәресенә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары бүлеге ветераннар советы рәисе Юрий Козлов, Яңа Кенәр янгын часте җитәкчесе Хәниф Әхмәтов та килгән иде.
– Балаларны даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы кагый- дәләренә өйрәтәбез, – дип сөйләде Хәниф Әхмәтов.
Утырышта “2014–2016 елларда Арча районы балаларын һәм яшьләрен патриотик рухта тәрбияләү программаларын тормышка ашыру турында”гы тема хакында сөйләшенде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова, мәктәпкәчә белем методисты Алинә Мөхәммәтшина чыгыш ясады. Утырышта катнашучылар тәрбия чараларын тагын да көчәйтергә, имин булмаган гаиләләргә игътибарны арттырырга, түгәрәкләргә, төрле чараларга читтәрәк калган балаларны да тартырга дигән фикер белән таралыштылар.
Румия Надршина