Сыер асраган отар
Әйбер бәяләренең артуына әлләни ис тә китми инде хәзер — барыбер берни эшли алмыйсың.
— Оялмыйлар да бу кибетчеләр, — ди бер танышым. — Сыер маеның килосы 500 сумга җитә язган.
— Кибетчеләр сата гына, бәяләрне башкалар күтәрә, аларга җитми, — дим.
— Кибеттә сөтнең литры — 50–60 сум, — дип дәвам итә бу. — Менә мин газапланып сыер асрыйм, бездән 15 сумга сатып алалар.
— Хәзер андый бәя юк инде, — дим. — Түбән Атыда Җәүдәт Әхмәтханов әнә октябрьдә литрына 21 сумнан түли. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгына аена ике тапкыр сөт сатып алуга иң уңай бәяләрне билгеләргә кушты.
Газетабызның бу санының икенче битендә халыктан октябрь аенда сатып алынган сөт өчен түләнгән яки түләнәчәк бәяләр бирелә. Әлеге мәгълүматларны район башкарма комитетының икътисад бүлеге әзерләде. Без үз чиратыбызда кайбер авыл җирлекләре башлыклары һәм сөт җыйнаучылар белән дә элемтәгә кердек.
Беренче чиратта безне иң югары һәм иң түбән бәя түләүчеләр кызыксындырды. Җәүдәт Әхмәтхановның эш тәҗрибәсе турында язган да бар. Ул ныклы база булдырган, бу эш белән чын–чынлап шөгыльләнә, сөтне чистарту, суыту җайланмалары бар.
Наласа авыл җирлегендә сөт җыючы Венера Гайнетдинова да октябрьдә 1 литр өчен 21 сум түли.
Яңа Кишет авыл җирлегендә сөт җыйнаучы Рәхимә Мортазина бу өлкәдә иң зур тәҗрибәсе булган кешеләрнең берсе.
— Сез октябрьдә 19 сум гына түлисез икән, — дип шалтыратам.
— Октябрьнең 20сеннән соң 20 сум түлим, — диде ул. — Җәй буе сөт бәясен 17 сум 50 тиеннән төшермәдем. Кешеләр белән бик аңлашып эшлибез. Бик тырыш халык яши бездә, 4–5 сыер асраучылар бар. Акчаны алдан, инде декабрь өчен алып куючылар да бар. Кирәге чыккан кешегә биреп торабыз.
Сеҗе авыл җирлегендә сөт җыючы Мәдинә Хаҗиева әйтүенчә, 15 октябрьдән соң 20 сумнан түли башлаганнар.
— “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте халыкка терлек азыгын җитәрлек бирә, быел ашлык бәясен дә узган елгыдан арттырмады. Шуңа терлекне күп асрыйлар, — диде ул.
Сөт җыйнаучыларның хезмәте җиңел түгел. Иртәнге сәгать дүрттән алар эштә.
— Сөт җыйнаучылар арасында сәламәт көндәшлек булырга тиеш, — ди район башлыгы урынбасары Любовь Осина. — Алар арасында үзләре турында гына уйлап йөрүчеләр була икән — андыйларны авыл җыены җыеп алыштырырга!
Кыскасы, сөт җыючы үзен дә, халыкны да рәнҗетмәслек итеп эшли белергә тиеш.
Россиядә 1 сыер 34 кешене туендыра икән. Бу сан Татарстанда — 16, безнең районда — 3. Яңа Зеландиядә бер кешегә бер сыер туры килә.
Киләчәккә өмет белән карый торган бер сан — узган ел 1 октябрьгә райондагы шәхси хуҗалыкларда 5622 сыер асралса, быел ул 5736га җиткән.
Әлеге темага кагылышлы сорауларыгыз, фикерләрегез, әйтер сүзегез булса, редакция- гә 3–11–58 номерына шалтыратыгыз.
Ильяс Фәттахов