Контрольдә тотабыз
Әңгәмәдәшебез — Арча муниципаль районының контроль–исәп палатасы рәисе Надия Сафиуллина.
— Надия Равилевна, контроль–исәп палатасы нәрсә белән шөгыльләнә?
—Безнең палата район бюджетының үтәлешенә оператив контрольлек итә.
— Тикшерүләр нинди тәртиптә алып барыла?
— Контроль–исәп палатасы турындагы положение нигезендә, Арча район Советы, муниципаль район башлыгы һәм район прокуратурасы белән килештерелгән еллык тикшерүләр планы эшләнә. Контроль чараларын күбрәк шулар нигезендә үткәрәбез. Район Советы, район башлыгы күрсәтмәсе буенча планнан тыш тикшерүләр дә уздырыла.
Район прокуратурасы белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзедек, бу очракта прокурор таләбе планнан тыш тикшерүләр үткәрү өчен нигез булып тора. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге белән килешү әзерләнеп бетеп килә.
— Соңгы вакытта нинди контроль чаралар үткәрдегез?
— Контроль–исәп палатасы 2016 елның икенче яртысында бюджетның керем өлеше үтәлеше, бюджет акчаларының нәтиҗәле һәм максатчан файдаланылуын, Наласа һәм Яңа Кишет авыл җирлекләрендә муниципаль милекнең нәтиҗәле файдаланылуын тикшерде. Мәгариф өлкәсендә Яңа Кишет авылы балалар бакчасы каралды һәм Наласа урта мәктәбендә тикшерү тәмамланып килә.
— Тикшерүләрнең нәтиҗәләре нинди?
— Нәтиҗәләр төрле. Хезмәт автотранспортын файдаланганда Наласа авыл җирлегендә ягулык–майлау материалларын кышкы коэффициентны кулланмыйча нормадан тайпылу ачыкланды. Халыктан җыелган үзара салым акчалары тотылышын тикшерүгә зур әһәмият бирелә.
2014–2016 елларда җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен, референдум карарлары нигезендә, гражданнардан үзара салым акчалары җыелды. Әлеге акчаларның бер сумына республика бюджетыннан дүрт сум өстәлде. Наласа авыл җирлегендә үзара салым акчалары мәгариф учреждениеләре территорияләрен төзекләндерү, чишмәләрне, су башнясын ремонтлау, урамнарны, зират коймаларын карау һәм законда каралган башка мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылган.
Яңа Кишет авыл җирлегендә гражданнардан үзара салым җыю һәм файдалану тәртибе турындагы положениене бозып, 2014 елда үзара салым акчасын тиешле бар кеше дә түләмәгән. 2015 елда хәл күпкә яхшыга үзгәргән, үзара салым җыелырга тиеш кешеләр саны күрсәткече 99,5 процентка үтәлгән. Әмма тиешле срокта түләмәгән кешеләрдән үзара салым акчасы федераль закон билгеләгән тәртиптә эзләп алынмаган.
Әлеге җирлектә җыелган үзара салым акчалары, референдум карары нигезендә, Кышкар авылы зиратына койма тотуга, урам яктырткычлары алуга, Иске Кишет, Кышкар авылларында чишмәләрне төзекләндерү өчен материаллар, Кышкар һәм Яңа Кишет авылларында су кудыру өчен насослар, Иске Кишет авылында урамнарга салу өчен вак таш алуга тотылган.
Тотылып бетмәгән үзара салым акчалары киләсе елда файдалану өчен күчерелә.
Авыл җирлекләре хезмәткәрләренә хезмәт хакы, ял өчен һәм башка түләүләрнең дөреслеген тикшердек. Бу мәсьәләдә тәртип бозулар табылмады.
2014–2016 елларда авыл җирлекләрендә табигый газ һәм электр энергиясен артык тоту очраклары була. Авария хәлендә булу сәбәпле файдаланылмаган биналар исәптә тору очрак- лары бар. Хәтта инде сүтелгән биналарны учреждение балансыннан төшермәү очраклары ачыкланды.
Яңа Кишет балалар бакчасында тәртип урнаштырганнар дияргә генә кала.
Положение нигезендә барлык мәгълүматлар тикшерү узгач та район сайтына урнаш- тырыла.
Тикшерү материаллары, килешү нигезендә, карау өчен район прокуратурасына җибәрелә.
Ильяс Фәттахов