“МИН СӨРГЕНДӘ ТУГАНМЫН”

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

“Мин сөргендә туганмын”

30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә арчалылар да читтә калмый. Быел да Арча үзәгендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл каршында аларны искә алу митингы узды. Арчада яшәүче Рауза Галиәхмәтова да бар иде анда.

Бу көн репрессия корбаны баласы — Рауза апа күңелендә ел да авыр хатирәләрне яңартып, күз яшьләренә тагын бер кат ирек бирергә мәҗбүр итә.

“Мин сөргендә туганмын, — дип башлады ул хатирәләрен. — Безнең әтиләр үз көче белән тырышып-тырмашып яшәгән гади хезмәт кешесе булса да, авылдагы бер сатлыкҗан “тырышлыгы” белән гомеренең ике дистәгә якын елын нахакка сөргендә уздырыр- га туры килә. Әти белән әнинең язмышы аяныч булды: әни туган якларга кайта алмыйча шунда гүр иясе булды. Ә әти, кайтырга рөхсәт булгач, авылга кайтып бер ел торгач үлеп китте”.

Мөбарәкҗан Мөхәммәтҗанов Кукмара районыннан Магнитогорскига куылган, аннан гаиләне Чиләбегә җибәрәләр, Мөбарәкҗан абый кирпеч заводында эшли башлый. “Әти сәләтле кирпеч сугу остасы булган, тырыш эшче кирәк булганга аны сугышка да алмыйча шунда эшләткәннәр”, — ди Рауза апа.

4,5 яшьтә әнисез калган Рауза 8 яшендә тома ятим кала. Кызны үз авылларындагы баласыз кешеләр балалыкка алып үстерә. 15 яшендә ул бәхет эзләп читкә, гаиләләрен төрле авыр- лыклар белән сынаган Чиләбе өлкәсенә чыгып китә. Чөнки анда чакырып, көтеп торучылары бар. Бертуган абыйсы белән апасы да шунда китеп урнашып төпләнеп яши башлаганнар. Читкә китсә дә, авыл белән элемтәсе өзелми кызның. Үзен үстергән әтисенең әманәте дә авылга юлны саклап яшәргә ярдәм итә — үләр алдыннан васыять итеп Раузаның күрше егетенә кияүгә чыгуын теләвен әйтеп калдыра ата кеше. Гаилә корган яшь парны Свердловск, аннан Якутия якларына илтеп, Арчага алып кайтып төп- ләндерә язмыш борылмалары. Бүгенге көндә ярын мәңгелеккә югалт-кан Рауза апа кызы, оныгы белән гомер итә.

Гомер иткәндә сәяси репрессия корбаны баласы булган күпләрне сынаган кыенлыклар белән очрашып яшәмәсә дә, ул аның йөрәгенә уелган. Тик яше артып, уйланырга вакыт күбәйгән саен искә төшеп йөдәтә ул еллар.

— Әтиләр куылганчы яшәгән йорт авылда әле дә исән, артык кул тимәгән, бары түбәсен генә алмаштырганнар. Мин белгәндә анда колхоз рәисе яши иде. Йортны әтиләрдән талап алганнардыр дип уйлый идем, озак еллардан соң белдем: аукционга куеп очсыз гына бәягә сатканнар икән. Анда яшәүчеләрне шуны белгәч кенә гафу иттем. Эченә кереп карыйсым килсә дә, гел керергә курыктым. Соңгы елларда гына бусагасын атлап үтәргә батырчылык иттем”.

Сәяси репрессия җилләре кагылган гаиләләр безнең районда да бихисап. Сәбәпсез, нахакка рәнҗетелеп, җәбер-золымга дучар булганнарның язмышы район тарихында аерым игътибарга лаек.

Рауза апаның да, митингта катнашучыларның да теләге бер: андый дәһшәтле еллар башка кабатлана күрмәсен...

 Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International