ТАГЫ ДА НӘТИҖӘЛЕРӘК ЭШЛӘРГӘ

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Тагы да нәтиҗәлерәк эшләргә

Район Иҗтимагый советының эшче төркеме Арча сәнгать мәктәбендә коллективның эшен һәм хезмәт шартларын өйрәнде. Соңыннан сәнгать мәктәбендә Ижтимагый советның утырышы булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Халык вәкилләреннән торган әлеге бәйсез Иҗтимагый совет берничә ел элек халык мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан барлыкка килде. Утырышны Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов алып барды. Башта Арча сәнгать мәктәбе тормышын яктырткан видеоязма күрсәтелде. Аннан соң директор Гөлнара Сабирова чыгыш ясады.

– Узган ел “Балаларга өстәмә белем бирүче иң яхшы учреждение – 2015” Бөтенроссия конкурсында лауреат булган Арча сәнгать мәктәбендә һәм филиалларда 851 бала шөгыльләнә. 57 укытучы белем бирә, – дип сөйләде Гөлнара Бариевна. – Бездә музыка, хореография, рәсем сәнгате, агачка уеп ясау, театр, заманча бию мәктәбе “Dance studio”, иҗади art–студия “Могҗизалы шәһәр”, мәктәпкәчә белем бирү бүлекләре эшли. Уку чоры үткәч, балаларга таныклык бирелә. Таныклык махсус уку йортына кергәндә исәпкә алына.

Советның эшче төркем әгъзалары Аида Ондрина, Илдус Сәгъдиев, Сания Камалетдинова, Фирая Батыршина хореография, музыка, рәсем сәнгате, мәктәпкәчә белем бирү һ.б. бүлекләрнең эше турында сөйләде. Алар коллектив эшенә уңай бәя бирде һәм кимчелекләрне дә әйтеп үтте.

– Кадрлар, укыту базасы, заманча технологияләр, яңа гына ныклап төзекләндерелгән бина – барысы да яхшы, – дип сөйләде Илдус Сәгъдиев. – Әмма җылылык системасын көйлисе, рәсем сәнгате бүлмәсендә яктылыкны көчәйтәсе, уен коралларын, костюмнарны яңалар белән тулыландырасы бар әле. Район бюджетына сәнгать мәктәбе өчен акчаны күбрәк салырга кирәк.

Хәзер районда баланы спортта яки сәнгатьтә сынау өчен мөмкинлекләр күп. Педагогка иң мөһиме – баланың сәләтен ачу һәм үстерү. Ә уңышлар күз алдында. Без балаларның чыгышын район Мәдәният сәхнәсеннән һәм республика күләмендәге төрле конкурслардан, фестивальләрдән күреп торабыз. Арча сәнгать мәктәбе 50 ел эшләү дәверендә ел саен 100 бала әзерләп чыгара. Алар арасында сәнгать мәктәбендә алган һөнәрләре буенча махсус уку йортларында белем алучылар һәм уңышка ирешкән шәхесләр байтак. Һәр мәктәп үзенең сәләтле баласы белән горурлана. Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнгән сәләтле балалар турында озак сөйләп булыр иде. Музыка бүлегендә белем бирүче Гүзәл Минхәирова укучысы Мөнир Мәрдәновны әйтеп үтәсе килә. Җырларга яратучы Мөнир – сәләтле балаларны үстерү буенча Владимир Спиваковның халыкара шәфкатьлелек фондының стипендиаты. Мондый бәхет республикада ике балага гына тәтегән.

– Сәнгать мәктәбендә һәм филиалларда 800дән артык бала шөгыльләнә – бу район өчен аз, – дип ассызык- лап үтте Любовь Осина. – Сәнгатькә күбрәк баланы тартырга кирәк. Матур йолаларыбызны саклап, алга таба тагы да нәтиҗәлерәк эшләвегезне телим. Ә проблемаларны бергә хәл итәрбез.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International