Бүген 10 нчы ноябрьдә МБМБУ “Арча 5 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә татар балалар бакчаларында белем бирү сыйфатын үстерү ысуллары” исеме астында семинар булып узды. Семинарда Арча районынының барлык татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр һәм татар теле тәрбиячеләре катнашты. Иң мөһиме, безнең күрше Кукмара районныннан да кунаклар бар иде. Кукмара ш.т.п. ”Ләйсән” 4 нче номерлы татар балалар бакчасының бакча мөдире, өлкән тәрбияче, рус теленә өйрәтү тәрбиячесе һәм бер төркем тәрбиячесе килгән иде. Семинарны мәгариф идәрәсенең мәктәпкәчә белем бирү белгече Алина Тагир кызы башлап җибәрде. Ул милли татар балалар бакчасы алдында куелган бурыч-максатлар белән таныштырды . МБМБУ “Арча 5 нче номерлы балалар бакчасы” мөдире Шәйхетдинова Лилия Фәрит кызы балалар бакчасындагы эш тәртибе турында сөйләде. Барлык төркемнәрдәге тәрбиячеләр һәм музыка тәрбиячесе белән рус теленә өйрәтү тәрбиячесе эшчәнлекләр курсәтеп үттеләр. Кукмарадан килгән тәрбиячеләр бик күңелле мастер - класслар күрсәтеп, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Иң мөһиме, бу очрашу Кукмара балалар бакчасы белән безнең балалар бакчасы мөдирләре арасында тыгыз элемтәдә бергә эшләрбез дигән килешмәгә кул кую белән тәмамланды. Барлык килгән тәрбиячеләр, кунаклар семинарны бик ошатып, үзләренә күп кенә тәҗрибә туплап таралыштылар. Семинар бик файдалы һәм эчтәлекле булды.