Прокуратура аңлата
2015 елның 23 ноябрендәге 320–ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 409нчы маддәсенең салымнар түләү срокларына кагылган өлешенә үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр нигезендә, физик затлар милкенә салымны, җир салымын, шулай ук транспорт салымын салым түләүчеләр елның салым чорыннан соңгы елның 1 декабренә кадәр түләргә тиешләр. Ягъни, 2015 елның салым чоры өчен салым 2016 елның 1 декабренә кадәр түләнергә тиеш. Исегезгә төшерәбез, элек физик затлар өчен салым түләү срогы узган салым чорыннан соңгы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча дип билгеләнгән иде.
Россия Федераль салым хезмәтенең 2016 елның 11 гыйн- варындагы хаты нигезендә, әлеге үзгәрешләр 2015 елның салым чорыннан башлап кулланыла. Салым органы белән элек исәпләнгән салымга исәп–хисап салым белдерү күгазендә күрсәтелгән срокта башкарыла. Салым түләүче, әгәр салым белдерү кәгазендә салым түләү өчен күбрәк вакыт күрсәтелмәгән булса, салымны белдерү кәгазен алганнан соң бер ай эчендә түләргә бурычлы.
Ринат Ситдыйков, район прокуроры, юстиция өлкән советнигы