Милек бүлү тәртибе

2016 елның 11 ноябре, җомга

Милек бүлү тәртибе

Газета укучыларыбыз “Ир белән хатын арасында милек бүлү тәртибе нинди?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Бу сорауга юрист Егоров Андрей Александрович җавап бирә:

—Россия Федерациясе Гаилә кодексының 34нче маддәсе нигезендә, ир белән хатын өйләнешкәч булдырылган милек уртак милеп булып санала. Шул ук вакытта хезмәт, интеллектуаль һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге керемнәре гомуми милек булып санала. Пенсия, пособие һәм махсус максатчан билгеләнештә булмаган башка акчалата түләүләр уртак санала. Бергә сатып алган барлык күчмә һәм күчемсез әйберләр шулай ук тигез итеп бүленә. Кыйммәтле кәгазьләр, пайлар һәм кертемнәрне һичшиксез бүләргә кирәк. Шулай ук теләсә нинди милек, кем исеменә рәсмиләштерелүенә карамастан, бүленергә тиеш. Әйтик, күбрәк табыш алучы ир яки хатынның берсе, мәсәлән ир фатир сатып ала, әмма аны хатыны исеменә рәсмиләштерә, бу очракта ир сатып алган фатирдан үз өлешен таләп итәргә хокуклы. Ир яки хатынның өйләнешкәнчегә кадәр фатиры, машинасы һәм башка милке булса, милек бүлгәндә алар моңа дәгъва кыла алмый. Шулай ук өйләнешкәнче ир белән хатын уртак акчага милек алып һәм икесенең берсенә рәсмиләштереп, ә гаилә мөнәсәбәтләрен соңрак законлаштырган булсалар, милек бүлгән очракта үз исеменә милек рәсмиләштерелмәгән ир яисә хатынның бу милеккә дәгъва итәргә хокукы юк. Бергә яшәгәндә ир яки хатынның бүләккә кабул иткән милке шулай ук бүленми. Әгәр дә бабаегыз сезгә күпмедер акча бүләк итеп, шул акчага фатир сатып алгансыз икән, мондый милек бүленергә тиеш була. Бергә яшәгәндә хатын–кыз балалар һәм өй белән шөгыльләнеп һәм эшләмичә хуҗалыкны алып барганда уртак милекнең тигез өлешенә хокукы бар. Ир белән хатынның гомуми милеккә хокукы тигез булса да РФ Гаилә кодексының 39нчы маддәсе 2нче бүлегендә каралган искәрмә очракларын исәпкә алырга кирәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, милек бүлешү буенча судка мөрәҗәгать итә торган дәгъва срогы өч ел. Әлеге срок судтан тыш ЗАГС органнары никахны өзгән көннән санала, ә суд тәртибендә суд карары үз көченә кергән көннең икенче көненнән санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International