Укытучылар жюри каршында дәрес бирде
“Ел укытучысы – 2016” район бәйгесенең зона ярышлары булып узды. Арчаның икенче, Наласа, Курса–Почмак, Түбән Мәтәскә, Шушмабаш, Яңа Кенәр мәктәпләрендә, бишенче гимназиядә шул зонага кергән мәктәпләр укытучылары осталыкларын исбатлады.
Шушмабаш мәктәбендә Апаз, Пөшәңгәр, Хәсәншәех, Носы, Яңа Кенәр мәктәпләре укытучылары дәрес бирде, осталык дәресләре күрсәтте. Аларның хезмәтен мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, педагогика көллияте укытучысы, ветеран укытучыдан торган дәрәҗәле жюри бәяләде.
– Соңгы елларда бәйгенең беренче этабында видео- дәресләр карап, укытучыны бәяли, ә дәресне финалга чык-кан укытучы бирә иде. Быел элеккеге алымга кире кайтып, урыннарга барып дәресләр карадык. Зоналарга бүленеп. Барлык мәктәпләрдән диярлек (кайберләреннән ике, хәтта өч кеше) катнаштылар. Дәресләр 30 минут барды, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина.
Укытучының хезмәтенә һәр яктан килеп бәя бирелде. Аның үз эшчәнлеген оештыра, максат һәм бурычлар куя белүе, үз–үзен тотышы, тышкы кыяфәте, сөйләм культурасы, укучыларны шуларны тормышка ашыруга тарта, үз фәненә карата кызыксыну уята алуы һәм башкалар игътибар үзәгендә булды.
Бу көнне Ташкичүдән Айгөл Хаҗиева (5нче сыйныфта инглиз теле), Яңа Кенәрдән Гөлнара Хафизова (3нче сыйныфта әдәби уку), Гөлфинә Йосыпова (4нче сыйныфта инглиз теле), Ләйлә Төхвәтуллина (10 сыйныфта математика), Хәсәншәехтан Гөлшат Таҗиева (2нче сыйныфта әдәби уку), Пөшәңгәрдән Гөлсинә Мәгъсумова (4 сыйныфта әйләнә-тирә мохитне өйрәнү), Апаздан Гүзәл Хәбибуллина (7нче сыйныфта тарих), Носыдан Рәзинә Төхвәтуллина (5нче сыйныфта тарих) дәрес бирде.
Хәсәншәехтан 31 еллык хезмәт стажы булган Гөлшат Таҗиева үткәргән дәреснең үтеп киткәне сизелми дә калды. Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган дәрес иде ул. Гөлшат Таҗиева шулкадәр оста итеп, билгеле бер эзлек- лелек белән теманың эченә алып кереп китте, дәрес тәмамлангач та укучылар таралмый утырды.
– Максатым Шәүкәт Галиев белән таныштыру, аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, төркемдә, парлы эшләүне өйрәтү иде. Сингапур элементларын да кертергә тырыштым. Балалар бик актив булды. Сыйныф бик ошады, – диде соңыннан укытучы.
Мин бер дәрескә генә тукталдым. Чөнки барысы турында да бәйнә–бәйнә сөйләп тору һич мөмкин түгел. Һәр дәрес, ул көнне осталыгын сынаган һәр укытучы турында мактау сүзләре әйтергә була.
– Берсеннән–берсе яхшы дәресләр. Кайсына тукталырга, кайсын сайларга да белмибез, – дип жюри әгъзасы, мәгариф идарәсе методисты Гөлфирә Феоктистова үз нәтиҗәсен дә чыгарды. – Укучылар да (Шушмабаш мәктәбе укучылары турында сүз бара. Алар чит укытучылар дәрес бирүгә карамастан, бик актив булдылар) укытучыларга зур ярдәм иттеләр.
Дәресләрдән соң осталык дәресләре булды.
– Бик яхшы әзерләнгәнсез, – диде укытучыларга мөрәҗәгать итеп Зөлфия Кәлимуллина. – Бәйгедә 8 кеше катнашты, шуның берсе генә финалга үтә, дип уйлый күрмәгез. Рейтинг буенча җыябыз. Баллар югары була икән, барыгыз да финалга үтә ала. Шул ук вакытта бер зонадан бер кеше дә үтмәскә мөмкин.
– Бу бәйгенең максаты – кемнедер начар дип әйтү өчен түгел, ә сәләтле, яхшы укытучыларны барлау, республика бәйгесенә җибәрү, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Шулай җаваплы караганыгыз, яхшы әзерләнгәнегез өчен рәхмәт.
Ноябрь урталарында рейтинг буенча җиңеп чыккан укытучылар “Ел укытучысы – 2016” район бәйгесендә катнашачак. Анда да алар дәрес бирәчәк һәм осталык дәресләре үткәрәчәк.
Гөлсинә Зәкиева