Гозәер бабайны котладылар
5 ноябрьдә Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Сөрде авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гозәер Мәгъсүмовны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Аңа Россия Федерация- се Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Гозәер Мәгъсүмов Сөрде авылында туган, гаиләдә биш бала булалар. Калганнары исән түгел.
Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлагач колхозда төрле эшләргә йөри башлый. Башкача уку мөмкинлеге булмый. 1944 елда 18 яшь тулгач армиягә алалар.Сугышларда катнашмаса да, солдат хезмәтенең авырлыкларын күп татый. Укыганнан соң аларны хәрби складлар сакларга җибәрәләр. 6 ел хезмәт итә.
Туган авылына 1950 елда кайта. Яңадан колхоз эшенә чыга. 1954 елда Мәмсә авылы кызы Мөнәвәрәгә (1995 елда вафат була) өйләнә. Гозәер абый пенсиягә чыкканчы гел атлы эшләр башкара.
Дүрт бала үстерәләр, 7 оныклары, 8 оныкчык- лары бар. Гозәер абый авылда уртанчы улы Зөфәр, килене Наҗия янында кадер–хөрмәттә яши. Тик менә күзләре генә күрми шул.
Ильяс Фәттахов