УҢЫШЛАР ТЫРЫШКАННАН КИЛӘ

2016 елның 11 ноябре, җомга

Уңышлар тырышканнан килә

Районыбызның Шәрәфле гражданы, “Сервис Агро” ширкәте генераль директоры Габделхәй Йосыф улы Кәримов иң игелекле инвесторларның берсе булып чыкты. 2004 елның апрелендә элекке Мичурин исемендәге, “Тукай–Кырлай” хуҗалыклары базасында “Кырлай” агрофирмасы төзелде. Шуннан соң бик күп инвестицияләр кертелде, яңа комбайннар, тракторлар, башка авыл хуҗалыгы техникасы алынды. Игенчелек өлкәсендә хуҗалык республикада әйдәп баручыларның берсе. Соңгы елларда ул бәрәңге игү буенча да дан тота.

— “Кырлай” ширкәтендә бәрәңге 800 гектар сугарулы мәйданда игелә, — ди яшелчәчелек буенча агроном Алмаз Сабиров. — Моның өчен 5 буа төзелде, 23 су сиптерү машинасы бар.Буаларда 1500 кубометр су җыйнала.

Алмаз Сабиров җәй буе басулардан кайтып керми. Ул биредә Казан авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаганнан соң 2012 елда эшли башлады. Җәй көннәрендә аны басуда гына очратып була. “Төшкә дә бәрәңге керә башлады”, — дигән иде ул бервакыт. Керер дә шул, чит илләргә барып алар тәҗрибәсен өйрәнергә дә туры килә аңа. Бәрәңгенең сортлары, технологиясе, техника да чит илнеке бит.

Бу барганда аны Яңа Иябаштагы яшелчә саклау складларында очраттык. Бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер — бар да саклау урыннарында. Әмма биредә эшнең бетәсе юк.

— Складта 30дан артык кеше эшли, кирәк вакытларда 50гә дә җитә, — ди Алмаз Сабиров. — Кәбестә, кишер, бәрәңге, чөгендерне сеткаларга тутыралар, сатуга әзерлиләр.

Узган ел 27 мең тонна бәрәңге, 4 мең тонна яшелчә сатылган.

Складларда микроклимат саклау системасы эшли, температура, дымлылык тиешле нормаларда тотыла.

Хуҗалыкта игътибарга лаеклы яңалыклар күп. Үзләрендә тулы кыйммәтле катнаш азык ясыйлар. Көн саен фермаларга 20–30 тонна шундый азык озатыла. Бозауларга солыны сыттырып бирәләр, болай эшләгәндә азык тулысынча эшкәртелә. Кукуруз, арыш, сояны кушып югары температурада тоталар, шуннан соң кукуруз таякчыклары кебек азык килеп чыга. Мондый азыкны барлык терлеккә дә ашатып була һәм ул тулысынча эшкәртелә.

Шунысы да мөһим — әлеге азыклар үзләрендә үстерелгән кукуруз, көнбагыш, соя, рапс, шепкән кулланып ясала. Соңгы елларда рапс, көнбагыш мае ясый башладылар. Хәзер инде дизель ягулыгы да үзләрендә “үсә” дип әйтә алабыз. Быел 9 айда 20430 литр рапс мае ягулык итеп файдаланылган. Солярның литры 36 сум торганда, рапс мае 15 сумга чыга. 500 мең сумга якын акча экономияләнгән.

Хуҗалыкта тырыш, үз хезмәтләрен намус белән башкаручы кешеләр күп. Быел Ринат Нәфыйков “Нью–Холланд” комбайнында — 22416, Нияз Сибаев “Нива” комбайнында 15026 центнер ашлык суктырдылар. Фидәрис Зарипов комбайн белән — 75188, Илнур Шакиров — 75658, Нияз Сибаев — 83792 центнер бәрәңге, чөгендер, кишер алдылар.

Тракторчылар Рүзәл Миннәхмәтов, Илдар Фәсхетдинов, Данил Мөбарәкшин, Рүзәл Зарипов, Әгъзәм Закиров, Салават Кәбиров, Фәнис Закиров, шоферлар Рәфкать Һидиятуллин, Рүзәл Рәхимов турында мактау сүзләрен күп әйтергә мөмкин.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International