АЛАР – ИМИНЛЕК САКЧЫЛАРЫ

2016 елның 11 ноябре, җомга

Алар – иминлек сакчылары

Кичә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Искиткеч авыр, шул ук вакытта җаваплы бу хезмәтне башкаручылар, гадәттә, рәхмәт сүзләрен сирәк ишетә. Ә чынлыкта нәкъ менә алар тынычлыгыбызны саклый, куркынычсызлыгыбызны тәэмин итә. Бәйрәмнәре уңаеннан газетабызның бер битен Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә багышлыйбыз.

Полиция хезмәткәрләрен котлау өчен сүзне бүлек начальнигы, полиция полковнигы Айдар Баһавиевка бирдек.

– Халык ярдәм сорап иң беренче булып полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итү шәхси сос- тавның оператив һәм профессиональ эш итүеннән тора.

Форсаттан файдаланып, эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләрен һәм аларның гаиләләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Аларга нык сәламәтлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, башлангычларының, идеяләренең тормышка ашуын телим. Мактаулы хезмәтегез үзегезгә канәгатьләнү, күңел җылыгызны биргән кешеләрнең ихтирамын алып килсен!

Арчада бердәнбер хатын–кыз полковник, юстиция полковнигы Дания Салихова. 24 ел эчке эшләр бүлегендә эшли, шуның 16 елын тикшерү бүлеген җитәкли.

– Бурычыбыз – җинаятьләрне тикшереп, җинаятьченең гаепле булуына дәлилләр туплап, эшне судка бирү. Тикшерү бүлекләре арасында без республикада беренче өчлектә барабыз. Бер генә гаепсез кешене дә гаепле иткән юк әле. Шуның белән Эчке эшләр министрлыгында да яхшы исемлектә йөрибез.

Бүлектә 4 кеше – өлкән тикшерүчеләр майор Илнар Касыймов, майор Булат Билалов, тикшерүчеләр лейтенант Ләйсән Гайнетдинова, лейтенант Айгөл Хәсәнова. Киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлибез. Авыр вакытымда да алар миңа терәк булды. Хезмәтләрендә уңышлар, гаиләдә тынычлык, иминлек, иң мөһиме, сәламәтлек телим үзләренә. Киләчәктә дә бергә–бергә эшлик.

Полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение начальнигы, полиция майоры Фәнил Гайнетдинов:

– Участок уполномоченныйлары ул – яшәгән урыннарында кешеләрне җинаятьтән саклаучы хакимият вәкиле. Аларны тәртип бозуларны кисәтү буенча төп звено дип атыйлар. Төп функцияләре – җинаятьләрне булдырмый калу, булганнарын ачу, профилактик эш алып бару. 2016 елның 10 аенда участок уполномоченныйлары тарафыннан 1929 гариза һәм шикаять каралды, 104 җинаять ачылды, 659 административ хокук бозу очрагы теркәлде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 1552 административ беркетмә язылды.

Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Айнур Вәлиев:

– Җинаять эшләре буенча “беренче фронт сызыгы” диләр безнең турыда. Бурычыбыз – җинаять эшләрен (икътисадый юнәлештәге җинаятьләрне дә) ачыклау, ачу, чик кую, кисәтү. Бүгенге көнгә иң авыр тема – социаль, интернет, телефон аша мошенниклык. Барлыгы 29 очрак теркәлгән, шуларның интернет һәм мобиль элемтә аша булган 11е ачылмаган. Чөнки телефон номерлары уйдырма булу сәбәпле, алар белән элемтәгә кереп булмый. Наркоманнар яшәрә, шул борчый. 16–17 яшьлекләр арасында синтетик наркотиклар кулланучылар, таратучылар артты. Быел бездә өч очрак теркәлде. Әти–әниләр тарафыннан ныклы контроль кирәк.

Халык үз милкен саклауга да игътибарын арттырсын иде. Быел велосипедларны урлау очраклары күп булды. Сарайлардан, гаражлардан әйберләрне урлап чыгу буенча бер–бер артлы берничә очрак булды. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре каракларны тотты, китергән зыяннарын хуҗаларга кайтарып бирде. Җинаятьчеләр хөкем ителде.

Рәсемдә (сулдан уңга): икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршылык күрсәтү төркеме өлкән оперуполномоченные өлкән лейтенант Альберт Ногманов, Айнур Вәлиев, финанс бүлеге начальнигы, эчке эшләр лейтенанты Илвир Бикчуров.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары–полиция начальнигы, полиция подполковнигы Илшат Хәйретдинов:

– Җинаятьчелекне ачу буенча 10 айда узган елгы планны үтәдек, ел ахырына 82–83 процент булыр, дип көтәбез. Чагыштыру өчен: республика буенча ул сан 58 процент. Авыр җинаятьләрне ачу республикада 68 булса, бездә 94,2 (49 җинаять ачылды 3се ачылмады) процент. Бу без нәтиҗәле эшлибез дигәнне аңлата.

Шәхси состав белән эш буенча бүлек начальнигы урынбасары, подполковник Ирина Вәлиуллина (уңда):

Кадрлар сайлау, һөнәри укыту, массакүләм мәдәни–спорт чаралары, спорт ярышлары, ветераннар белән эш – барысы да аның җаваплылыгында.

– Проблемабыз–кадрлар җитмәү. Хезмәт хакы безнең төбәк өчен яхшы булса да, эшкә килергә теләүчеләр аз. Чөнки таләпләр бик кырыс, хезмәт искиткеч авыр, яллар да, бәйрәмнәр дә юк, шәхси вакыт белән исәпләшмиләр. Шуңа безгә килергә ашыкмыйлар. Элек махсус белемлеләрне генә кабул итә идек. Хәзер махсус белеме булмаганнар аны безгә эшкә килгәч алачаклар.

Илнар Галәветдинов оператив дежурный ярдәмчесе, полиция прапорщигы.

 

ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе начальнигы Илдар Нотфуллин.

 

Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина:

– Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчеләр саны артуы борчый. Россия белән чагыштырганда Татарстанда ул 4,3 процентка кимү ягында. Ә республиканың 30 районында (шул исәптән безнең районда да) бу сан арта бара. Арча районында балигъ булмаганнар арасында 9 айга 15 җинять теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2012 елда – 8, 2013 елда – 1, 2014 елда – 7, 2015 елда – 9. Узган ел белән чагыштырганда 66,7 процентка арткан. Аеруча авыр җинаятьләр – 3.

Балигъ булмаган кызлар арасында гаиләле ирләр белән җенси мөнәсәбәткә керүчеләр күбәйде. 16 яшь тулмаганнары да очрый. Йөккә узалар, хәтта бала табалар. Ата–аналар кызларын игътибар үзәгеннән җибәрмәсеннәр иде.

Җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча өлкән инспектор Рәмзия Тимергалиева. Ул ирекле халык дружиначылары, “Форпост” отряды әгъзалары белән дә бик актив эшли.

– Рейдларга чыгабыз, массакүләм чаралар вакытында тәртип сагында торабыз. Бүгенге көндә 187 ирекле халык дружиначысы бар. Аларның санын арттыру өстендә эшлибез.

Штаб начальнигы, эчке эшләр подполковнигы Ришат Сабиров инспектор, эчке эшләр капитаны Илмира Шакирова белән бергә аналитик эш алып бара.

– Кергән мәгълүматтан чыгып анализ ясыйбыз. Нинди җинаять арткан, кайсы кимегән – шуны барлыйбыз, оператив хәлгә анализ ясыйбыз, кулланырга кирәкле чаралар планын төзибез, профилактик эш планлаштырабыз, үтәлешен контрольдә тотабыз.

Тоткарланган кешеләрне вакытлыча тоту урыны начальнигы, полиция капитаны Ранил Шәмсетдинов:

– Минем хезмәт бирегә эләккән кешеләрне судка алып бару, тукландыру, урамга йөрергә алып чыгу һәм башкалар. Бездә дә полиция хезмәткәрләре тоткыннарны кыйный, мыскыл итә, дип уйлаучыларга шуны әйтә алам, без тәүлек буе күзәтү астында эшлибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International