Балалар дөньясын аңлыйбызмы?
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе киңәйтелгән утырышка җыелды. Казаннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе әгъзасы Гүзәл Шәрипова кайтты. Утырышны алып барган район башлыгы урынбасары Любовь Осина алдан ук: “Сөйләшү җитди булачак”, – дип искәртеп куйды. Чөнки яшүсмерләр арасында җинаятьләр арткан.
Быел яшүсмерләр 15 җинаять эшләгән. Узган ел – 9 җинаять. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы Илмир Зәйнуллин яшүсмерләрнең нинди җинаятьләр кылганы турында сөйләде. Берәү подъезддан велосипед урлый, өч яшүсмер төнлә хуҗалыктан өч сарык алып чыга, Казанда яшәүче яшүсмер Арчаның бер кафесында кесә телефоны һәм 20 мең сумлык планшетны кулына төшерә, бер егет кичке сәгать 6лар тирәсендә урамда кыз баланың телефонын талап ала, берәү кибет баса, икенче берәү ярдәмче хуҗалык складына кереп, электр двигателен урлауда катнаша, дүрт яшүсмер ике төн рәттән Арчада машиналарны чишендерә, милиция хезмәткәрләре бер яшүсмернең куртка кесәсеннән наркотик матдә кушылган сигарет табып ала, кыз бала мәктәпнең киенү–чишенү бүлмәсеннән куртка, ике кыз кибеттән кием урлый, берәү машина куып алып китә, бер яшүсмер машинадан акча чәлдерә һ.б.
– Быел район уку йортларында барысы 25 лекция укылды, – дип йомгак- лады чыгышын инспектор Илмир Зәйнуллин.
Арча агросәнәгать һөнәри көллияте 1нче филиалының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Исламова:
– Безгә килүче балаларга мәктәпләрдән дөрес характеристика языгыз, – дип мөрәҗәгать итте директорларга. – Ул вакытта без яшүсмергә игътибарны, тәрбияне көчәйтер идек. Быел безгә Арча мәктәбеннән яхшы характеристика белән бер егет килде. Аны группа старостасы итеп куйдык. Әмма характеристика буенча көткән өметләр акланмады. Хәтта яшүсмерне филиалдан чыгарырга мәҗбүр булдык. Дөрес- леккә туры килмәгән характеристика – бу бит бала язмышы белән уйнау. Һәм тагын бер проб- лема – безгә психолог кирәк.
Килешерсез, характеристика бик сак һәм акыллы язылырга тиеш.
– Бала тәрбияләү буенча районда күп эш башкарыла, – дип сөйләде район прокуроры урынбасары Алмаз Сә- гыйтьҗанов. – Әмма бүген чыгыш ясаучылар җинаятьнең ни сәбәпле килеп чыгуы һәм җинаять эшләгән балалар белән нинди тәрбияви чаралар үткәрелүе хакында әйтмәде. Яшьләр хәзер күп вакыт интернетта утыра. Аның социаль челтәрдә ни белән шөгыльләнгәнен контрольгә алу зарури. Баланы гына түгел, үзебезне дә тәрбияләргә кирәк.
– Балалар һәм олылар – ике дөнья. Заман баласы белән сөйләшергә өйрәнәсе бар, – дип сөйләде балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе әгъзасы Гүзәл Шәрипова. – Ә нишләп әле шул ук агросәнәгать көллиятенә яшьләрне кабызып җибәрергә сәләтле берәр кызыклы педагогны, тренерны җибәрмәскә?!
Һәр баланың нинди дә булса бер өстен ягы, очкыны булмый калмый. Әнә шул очкынны күреп алып үстерү – педагог зирәклеге һәм әти–әниләрнең дә бурычы. Шөгыль җитмәү – бушлык, ә ул тәртипсезлеккә китерә торган сәбәпләрнең берсе. Бөтен күңелен укуга яки хоккейга биргән яшүсмер урлашу турында уйлый аламы? Яки скрипка белән моңланган бала дөньясында усаллыкка урын бармы?
Румия Надршина