Арча районы эшмәкәрләре "Бизнес-десант" семинарында.
Яшь эшмәкәрләре Арча муниципаль районың социаль-икътисади үсешенең төп өлешләрнең берсе булып тора. Яшьләргә зур өметләр йөкләнә. Кече һәм урта бизнесны үстерү, халыкның үзмәшгульлеген булдыру программасы һәм югары җитештерүчән эш урыннары 2016-2021 елларга расланган Арча муниципаль районы социаль-икътисади үсеш Стратегиясенең төп бурычлары булып санала.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы ярдәме кысаларында кече һәм урта эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының кайбер популярлаштыруына юнәлтелгән чаралар үткәрелә.
Шуңа карата, 2016 елның 10 ноябрьдә тарихи-этнографик "Казан арты" музее конференц-залында "Бизнес-десант" укыту семинары узды. Анда район эшмәкәрләре, инициативалы яшьләр бизнес алып бару турында консультация һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме формалары алу мөмкинлеге турында мәсьәләләр буенча кызыксындырган файдалы мәгълүмат алдылар.
Катнашучыларны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башлыгы И. Г. Нуриев исеменнән Арча районы туризм һәм кунакчыллык Үзәге җитәкчесе Лиана Калинина сәламләде. Алга таба катнашучыларны район эшмәкәрләргә ярдәм итү Үзәге җитәкчесе Лилия Сафиуллина райондагы яшь эшкуарларга гамәлдәге ярдәм итү программалары белән таныштырды. Профессиональ бизнес-тренерлар һәм уңышлы эшмәкәрләр Артем Рафиков һәм Ольга Кириенко катнашучыларга үз бизнесын башлап җибәрергә теләүчеләргә берничә оригиналь идея, бизнес-планлаштыруының төп критерияләре белән таныштырдылар, шулай ук, аны гамәлгә ашыру өчен реаль юллар тәкъдим иттеләр. Шулай ук әлеге семинарда районыбызның тәҗрибәле эшмәкәре ИП Фасахиев, сәнәгать мәйданчыгының идарәче компаниясының җитәкчесе – Даниял Шакир улы катнашты. Ул яшь эшкуар нинди кыенлыклар, проблемалар кичерергә мөмкин һәм аларны ничек җиңергә икәнен сөйләде. Булачак эшмәкәрләргә барлык башлангычларында уңышлар теләде. Аннары катнашучыларга Арча районы сәнәгать мәйданчыгының резидентлары эшчәнлеге турында видеоролик күрсәттеләр. Юриспруденция буенча чакырылган экспертлар күпчелек яңа эш башкаручылар арасында еш очрый торган хаталар трында әйтеп үттеләр һәм киләчәктә андый ситуаөияләргә очрамау берничә киңәшләрен бирделәр.
"Бизнес-десант" семинары катнашучыларыннан төре кире элемтәне һәм теләкләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Администрациясе икътисадның реаль секторында узган гамәли тәҗрибә белән уртаклашу һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару, мондый чараларны даими рәвештә үткәрү турында карар кабул итте.