Ышанычны ничек яуларга?
Киләсе якшәмбедә узачак референдумда халык үз фикерен белдерәчәк. Район сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров:
— Референдум шәһәр һәм авыл җирлекләрендә 62 сайлау участогында үтәчәк, — дип сөйләде. — Бюллетеньдә 2017 ел өчен җыеласы үзара салым акчасының күләме һәм аның нинди эшләргә тотыласы язылган. Аның күләмен һәр җирлек үзе хәл итә. Мәсәлән, ул Арча шәһәрендә 18 яше тулган һәр кешегә 300 сум дип тәкъдим ителә. Ташламалар да бар. Референдум иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр үтәчәк. Сайлаучыларны референдумда актив катнашырга чакырам.
Районда 2013 елдан шәһәр һәм авыллардагы шартларны яхшырту максатыннан республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә халыктан җыелган һәр 1 сум үзара салым акчасына республика бюджеты 4 сум өсти.
Үзара салым акчасының күпме җыелуы, аңа дәүләттән никадәр өстәлүе һәм аның нинди эшләргә тотылуы хакында район газетасы битләрендә язмалар бирелде. Без аларны кабатлап тормыйбыз. Референдум алдыннан халык фикерен өйрәндек. Шушмабаштан Рафаэль Сәмигуллин:
— Бездә быел һәр кешедән 350 сум акча җыелды. Авыл җирлегенә үзем илтеп бирдем. Чөнки ышанам. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов тырышып йөри. Безнең Һ.Такташ урамының чокырлы урыннарына таш салынган иде, киләсе елда урамга таш җәеләчәк. Теләкләрем шул: телевизорны карап, күреп, ишетеп торабыз, урлашуга чик куелсын иде. Безнең ил бик бай, барыбызга да җитә, әмма урлыйлар, миллионнарны гына түгел, миллиардларны үзләштерәләр!
Югары Курсадан Нурания Әхмәдуллина:
— Бездә үзара салым акчасын 500 сум җыйдылар. Авыл урамнарын карадылар. Башта эре таш салдылар. Грейдер белән эттереп, өстеннән вак таш җәйделәр. Бик әйбәт булды. Урамга утлар суздылар.
Кәче авылында яшәүче 86 яшьлек Сәвия Минһаҗева:
— Пенсионерлардан 100 сум жыябыз, дигәч, 100 сум бирдем. Безнең Күл урамы бик пычрак иде. Таш җәйделәр. Әйбәт булды.
Утар Атыдан Илсум Садыйков:
— Үз акчагыз үз урамыгызга тотыла дигәч, 500 сум урынына 300 сум да җитеп торыр дип, икебезгә 600 сум бирдем. Чөнки безнең урамга бернәрсә дә кирәкми. Юлы, утлары каралган. Акчаның нәрсәгә киткәнен белеп тору халыкның ышанычын арттыра. Бездә зират коймалары тотыла, урамнарга таш җәелә. Элек авылларда финанс агентлары йөри иде. Безнең авылга килүче Әмин абый: “Үзара салым үзара салдым инде ул”, — дияр иде. Ул вакытта үзара салым бик аз җыела иде шул. Хәзер башкача, күзгә күренә.
Колачыдан Земфира Хисамиева:
— Авыл урамына балчык, ком, вак таш салып, бик әйбәт итеп эшләделәр. Үзара салым акчасын 500әр сум бирдек.
Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова:
— Без 700 сум җыйдык. Акча җыюны һәм аңлату эшләрен авыл җирлеге депутатлары, актив егетләр башкара. Быел Наласада юлларны бик әйбәт итеп эшләдек. Авыл халкы алдында кайда җыелалар (мәктәп җыелышы һ.б.) – шунда хисап тотам. Халыкта ышаныч бар.
Кыскасы, күпчелек әлеге республика программасыннан файдаланып калырга кирәк, ди.
Румия Надршина