РАЙОН СОВЕТЫ УТЫРЫШЫ

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Район Советы утырышы

10 ноябрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 9нчы утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта “2016 елның 9 аенда “Арча муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында”, “Арча муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 елларның бюджет проекты турында” финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады. Проект газетабызның 3нче битендә бирелә.

“Арча муниципаль районының 2012–2015 елларга “Уңайлы мохит” озак сроклы максатчан программасының үтәлеш йомгаклары турында” район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин доклады тыңланды.

Әлеге программа буенча районда күп эш башкарылган. Социаль әһәмияткә ия булган 140 объектка паспортлар ясалган. Программаны тормышка ашыру өчен районга республика бюджетыннан 10 млн. 300 мең сум акча бирелгән. Шуның 4 млн. 700 мең сумы Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йорты һәм 4 млн. сумы Яңа Чүриле психоневрологик интернат биналары һәм территорияләрендә уңайлы мохит тудыруга тотылган.

Республика бюджетыннан бирелгән акча исәбенә коляска белән йөрүче инвалидлар яшәгән күп катлы йортларга пандуслар куелган. Тротуарларда, җәяүлеләр кичүләрендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән башка кешеләр өчен уңайлыклар тудырылды. “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Укучылар сараенда, мәктәпләрдә әлеге программа буенча шактый эш башкарылды.

Билгеле, әлеге эшләр район күләмендә башкарылырга тиешленең бер өлеше генә. Шәхси структураларга караган сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре белән хәл катлаулырак. Аларның кайберләре законнарны күрмәмешкә салыша һәм үтәргә ашыкмый. “Агроторг” ширкәте (“Пятерочка” универсамы), “Тандер” җәмгыяте (“Магнит” универсамы), “Арча сәүдә идарәсе” ширкәте шундыйлардан.

Утырышта шулай ук җирле үзидарәнең эшчәнлегенә кагылышлы кайбер документларга үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр дә каралды. Бу турыда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина җиткерде.

Район Советы карарлары белән районның рәсми сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International