ХЕЗМӘТ ДӨРЕС БӘЯЛӘНСЕН

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Шушмабаштан октябрь ае өчен сөтнең литры өчен 19 сум түләнгән дип язгансыз, безгә 17 сумнан гына түләделәр, дип шалтыраттылар.

— 19 сумнан түләделәр, — дип җавап бирде безгә авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. — Әле менә ноябрьгә 22 сумнан түләргә дип сөйләштек.

Һәркемнең үз дөреслеге дигәндәй, бер сөт җыйнаучы эшмәкәр сөт җыйнауның күпмегә төшүен исәпләп күрсәтте.

— Сөт җыйнаучыга литрына 2 сум алып калса җитә, дип әйтәләр, мин моның белән килешмим, — диде ул. — Сөтне күп җыйганда ярый да әле. Ә бит андыйлар күп түгел. Менә көнгә 1000 литр сөт җыйдым, ди. 2 сумнан салганда 2000 сум керем килеп чыга. Сөтне бортлы “УАЗ” машинасы белән җыябыз, ул 600 мең сум тора, йөрү күп, юллар начар – 3 елда туза. 3 елда 1095 көн — бер көнгә 548 сумлык тузган булып чыга. Көнгә 30 литр бензин китә, аны 34 сумга (литры шулай тора) тапкырласак, 1020 сум була. Айга 1200 сум түләп ветеринария белешмәсе аласы, бер көнгә 40 сум туры килә дигән сүз. Барысын кушсак, көнгә 1608 сум чыгым җыйнала. Керем белән чыгым аермасы — 392 сум. Монысы табыш инде, 30га тапкырласак, бер айда сөт җыйнаучы 11760 сум эшләгән була.

Сөт өчен октябрь аена түләнгән бәяләр турындагы мәгълүматларны газетада бастырганнан соң канәгатьсезлек белдереп шалтыратучылар шактый булды. Моның сәбәбе авыл җирлекләренә шалтыратканнан соң ачыкланды: алар бу саннарны сөт җыйнаучыдан сорап алган, аларның күбесе әле октябрь ае өчен акча түләмәгән дә булган. Кайбер авыл җирлекләре башлыклары гомумән сөт мәсьәләсеннән ерак тора, секретарьга шалтыратыгыз, сөт белән ул шөгыльләнә, имеш.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина моннан соң сөт бәяләре турындагы мәгълүматларның сөт җыючылардан һәм аны тапшыручылардан алыначагын әйтте.

Сыер крестьян гаиләсендә элек–электән байлык һәм муллыкны гәүдәләндергән, аны туйдыручы, ашатучы дип атаганнар.

— Сыерны бетерә күрмәгез! — дип сугышка киткән фронтовиклар.

 Бүген дә сыерны кызык өчен генә асрамыйлар. Эш булган авылларда да хезмәт хакы бик түбән, аның да әле күпмедер өлеше генә акчалата бирелә. Шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны арта бару — уңай күренеш. Бәяләр дә кызыксындырырлык булып торса, алар тагын да артачак.

Сыер асраучы бер танышым сөтлебикәнең чыгымнарын һәм күпме файда алуын саннар белән исәпләп күрсәтте.

— Безнең сыер елга уртача 3600 литр сөт бирә, — диде ул. — Уртача сатып алу бәясен 17 сумнан алсак, барысы 61200 сумлык була. Яңа туган бозау — 6 мең сум. Керем 67200 сумга җыйнала.

Хәзер инде чыгымнарны исәплик. Печән — 5 төргәк, 1200әр сумнан 6000 сум була. Салам 10 төргәк, 300әр сумнан — 3000 сум. Тонна ярым фураж, килограммы 7 сумнан — 10500 сум. Бер капчык тоз — 500 сум. Кышлату чорында 11 тонна су кирәк — 431 сум. Бер тапкыр ясалма орлыкландыру — 500 сум. Ветеринария хезмәте — 2000 сум. Сөт сауганга һәм сыерны бер ел карауга хезмәт хакы — 10800 сум. Барысын кушсак — 33731 сум була. Файда ягы — 33469 сум.

Кеше кесәсендәге акчаны санау түгел бу. Аны кесәгә керткәнче күп хезмәт куясы бар әле. Һәр кешенең хезмәте дөрес бәяләнсен дип тырышуыбыз.

Фикерләрегез булса языгыз, шалтыратыгыз, без һәр кешегә сүз бирергә әзер.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International