Аккордеон феериясе

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбе гөр килеп торды. Концертлар залы шыгрым тулы –биредә сәнгать һәм гомумбелем мәктәпләре укучылары, Арча педагогика көллиятенең музыка бүлеге студентлары, укытучылар, әти-әниләр. Сәхнәдә – баянда һәм аккордеонда яшь башкаручыларның Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары, И.В Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Казан музыка көллиятенең клавишалы халык уен кораллары бүлекчәсе мөдире Антон Сергеевич Попов җитәкчелегендәге "Аккордеон феериясе" III Халыкара фестивальдә катнашучылар. Фестиваль кысаларында Арча балалар сәнгать мәктәбе, Арча педагогика көллияте укучылары һәм укытучылары өчен осталык дәресләре үткәрелде. Осталык дәресләрендә катнашучыларга таныклыклар тапшырылды, ә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илназ Баязитов (укытучысы Гайфуллина Заһидә Мингали кызы) концертта катнашты. Концерт көчле кул чабулар белән үрелеп барды, күңелләрдә сүзләр белән әйтеп бирә алмаслык хисләр тудырды. Яшь артистларның профессиональ башкаруы тыңлаучылар күңелендә онытылмаслык эз калдырды. Концертны йомгаклап, сәнгать мәктәбе директоры Г.Б.Сабирова фестивальдә катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Арча муниципаль районы Мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International