“Бизнес-десант” семинарында
Яшь эшмәкәрләр район социаль-икътисади үсешенең төп көчләренең берсе. Районда яшьләргә зур өметләр баглана.
Кече һәм урта бизнесны үстерү, халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, эш урыннары булдыру 2016–2021 елларга расланган Арча муниципаль районы социаль-икътисади үсеш стратегиясенең төп бурычлары булып тора. Шул нисбәттән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән эшмәкәрлек эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелә.
Шундый чараларның берсе — Арчада узган “Бизнес-десант” укыту-өйрәтү семинары. Анда район эшмәкәрләре, инициативалы яшьләр бизнесны җәелдерү турында консультация һәм дәүләт ярдәменә бәйле мәгълүмат алдылар.
Районның эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Лилия Сафиуллина яшьләрне бу юнәлештәге дәүләт программалары белән таныштырды. Профессиональ бизнес-тренерлар һәм уңышлы эшмәкәрләр Артем Рафиков һәм Ольга Кириенко үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә берничә үзенчәлек- ле идея тәкъдим итеп кенә калмыйча, бизнес-планлаштыруның төп үзенчәлекләре һәм аны гамәлгә ашыру юллары белән таныштыр- дылар. Районның тәҗрибәле эшмәкәре Даниял Фәсәхиев яшь эшмәкәрләр алдында килеп туган кыенлык- лар, проблемаларны ничек җиңәргә мөмкин булуы турында киңәшләрен бирде. Яшь эшмәкәрләргә Арча районы сәнәгать мәйданчыгының резидентлары эшчәнлеге турында күрсәтелгән видеоролик та бизнесның нечкәлекләре турында берникадәр мәгълүмат алырга ярдәм итте. Ә юридик ярдәм күрсәтүче экспертлар яңа эш башлау- чылар арасында еш очрый торган хаталар алдында югалып калмас өчен киңәшләре белән булышты.
Әлеге семинарны яшьләр гамәли тәҗрибә уртаклашу, эшмәкәрләр алдында килеп туган проблемаларны чишү юлларын эзләү өчен даими рәвештә үткәрер- гә кирәклеге турында карар кабул итте.
Розалия Зиннәтова