Арчаның “Нәни Сөмбелә”ләре
Арча сәнгать мәктәбе сәхнәсе шәһәребезнең һәм авыллардагы балалар бакчаларына йөрүче берсеннән-берсе гүзәл чәчкәдәй кызларны үзенә “Нәни Сөмбелә” бәйгесенә җыйды.
Кызлар матур костюм- нарын яклап чыгыш ясау белән беррәттән, җыр-биюгә, нәфис сүз сөйләүгә сәләтләрен күрсәтеп, жюрины сайлап алуда авыр хәлдә калдырды. Чөнки һәммәсе сәләтле, сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, өстәвенә, кайберләре чыгыш ясаганда булышырга, бергәләп биергә, җырларга бакчадагы дусларын да алып килгән.
Бәйгедә 21 кыз ике төрле яшь буенча көч сынашты: 3-5 һәм 5-7 яшьлекләр. Җиңүчеләр түбәндәгеләр:
3-5 яшьлекләр арасында : 1 урында — Әминә Ибраһимова (Арчаның 11нче балалар бакчасы), 2 урында — Зәмирә Гапсаттарова (Арчаның 1нче балалар бакчасы), 3 урында — Рамия Хәбибуллина (Яңа Кенәр балалар бакчасы); 5-7 яшьлекләр арасында: 1 урында — Сәмирә Кәшәфетдинова (Арчаның 2нче балалар бакчасы), 2 урында Ләйсән Галиуллина (Арчаның 9нчы балалар бакчасы), Камилә Дәүләтшина (8нче балалар бакчасы), Майя Ильина (10нчы балалар бакчасы), Исламия Батыршина (9нчы балалар бакчасы), 3 урында Азалия Муллагалиева (5нче балалар бакчасы), Мәдинә Габдрахманова (4нче балалар бакчасы), Динара Мөхәммәтова (Үрнәк балалар бакчасы).
Бәйге барышында балалар бакчаларында узган “Көзге калейдоскоп” конкурсының җиңүчеләре дә бүләкләнде.
“Нәни Сөмбелә” быел тәүге тапкыр үткәрелсә дә, тәрбиячеләр, әти- әниләрнең тырышлыгы яхшы нәтиҗәле булды. Моны бәйгедән канәгатъ калган район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Алинә Мөхәммәтшина да әйтә: “Балалар да тырышкан, тәрбиячеләр дә бик әйбәт әзерләнгән, зур рәхмәт үзләренә. Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, бүген бернинди кытыршылык күренмәде. Күлмәкләр дә, костюмнарны яклау да искиткеч яхшы дип бәяләр идем. Бу яктан әти-әниләрнең дә тырышлыгы зур. Бүген бакчада әти-әниләр белән башкарылган тагын бер хезмәт — бакчага йөрүче балаларның өлкәннәр белән бергәләп ясаган рәсемнәре, кул эшләнмәләре бәяләнде. “Көзге калейдоскоп” дип аталган бу конкурс быел икенче тапкыр уздырыла. Ике конкурсның да дәвамы булачак — киләсе елга да уздырырга планлаштырабыз”.
Тәрбиячеләр сәхнәгә чыгучы балалардан да артык дулкынлана, чөнки аларның хезмәте дә бәяләнә бүген. Балалар каушап калмасмы, сүзләрен онытмаслармы дип борчыла алар. Зал тулы тамашачы каршына чыгып чыгыш яса әле син! Ярый әле балалар үзләрен ышанычлы тотып тәрбиячеләрнең өметен аклый. Камилә Дәүләтшинаның уңышлы чыгыш ясаганына 8нче балалар бакчасының музыка тәрбиячесе Ләйлә Алеева да канәгать булуын яшерми: “Бу конкурска күптәннән әзерләндек. Нәни Сөмбеләбез — Камилә дә ашкынып көтте чыгышын, — ди ул. — Без Камилә белән җыр, ә дуслары — бакчага йөрүче кызлар белән бергәләп башкарыр өчен бию әзерләдек. Әти-әниләр дә бик булышты. Костюмнарны, атрибутларны табышкан, рухи ярдәм өчен аларга рәхмәт. Балаларның әти-әниләре белән уртак тел табып эшлибез”.
Зур сәхнәгә тәүге адымнар бүген күп бала өчен ныклы, ышанычлы булды. Беренче тапкыр курку хисен җиңеп чыгу аларга батырлык булса, киләселәренә көч бирми калмагандыр. Районның сәнгать дөньясына әнә шундый талантлар үсеп килүе куаныч. Аларның исеме дистә еллардан соң республика күләмендә дә яңгырап, райондашларыбызга “Безнекеләр!” дип горурлану хисе бирер әле. Өметләнеп калыйк.
Розалия Зиннәтова