Яңа Кырлай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” журналы үткәргән “Авыл укытучысы – 2016” бәйгесендә икенче урынны яулады, диплом һәм мутон тун белән бүләкләнде. Якташыбызның уңышы белән чын күңелдән горурланабыз, аңа яңа җиңүләр телибез.
Ә бүген Миләүшә Зарипова редакциябезнең кунагы. Йомшак кына тавышлы, сүзләрен уйлап кына әйтә, үтә сабыр булуы, җитдилеге беренче карашка ук күзгә ташлана.
– Мин үзем Яңа Кишет кызы. Әнием Рәкыйга гомер буе балалар бакчасында эшләде, әтием Рафис шофер, – ди Миләүшә ханым. – Укыганда гел әни янына эшкә барып йөри идем. Әллә шуңа, әллә Олы Мәңгәргә йөреп укымас өчен, әллә сыйныф җитәкчем Әлфия Шакирҗанова үрнәгендә Яңа Кишеттә 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң педагогия училищесына укырга кердем. Хәер, ул чакта без башка һөнәрне белмәгәнбез дә.
Училищены тәмамлаганнан соң кыз туган авылына, үзе белем алган мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта. Үзен укыткан укытучылары хәзер аның остазлары була.
– Татар теле укытучысы булып китүем дә уйламаганда килеп чыкты. Училищеда укыганда Казан педагогия институтыннан килеп имтихан алалар иде. Минем биология һәм тарих факультетына керәсем килгән иде. Тик имтиханны филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә генә алдылар. Ярар, вакытлыча укып торыйм, аннан күчәрмен дигән идем, ошап китте. Аннан татар теленең дәрәҗәсе артты, ул күтәрелеш кичерде, – дип искә ала Миләүшә Зарипова.
Миләүшә Рафисовна үзе дә хезмәт баскычыннан һаман өскә үрмәли. Дүрт ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Аннан Яңа Кырлай егетенә кияүгә чыга.
– Ул көннән соң да егерме ел үтеп киткән инде, – ди ул. – Кайнанам Мөнирә, кайнатам Фердинат белән тату гына гомер итәбез. Улыбыз Рөстәм үсеп җитте. Ветеринария академиясендә белем ала. Үзем Яңа Кырлай мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Хезмәтемне яратам, фәнемә гашыйк, уңышларга сөенәм. Үземнең түгел, укучыларымның уңышларына. Ел саен апрель аенда Татарстанда яшәүче һәм тугызынчы сыйныфта укучы һәр бала, татармы ул, рус милләтеннәнме, татар теленнән бердәм республика тесты тапшыра. Уңышлы гына биреп баралар. Имтиханда да шул фәнне сайлыйлар. Быел 18 баланың 10сы татар теленнән имтихан бирәчәк. Куркып торам инде, балаларны әзерләргә материаллары да юк бит. Ә имтиханы авыр.
Яңа Кырлай авылы балаларының татар теле һәм әдәбиятын якын күрүләренә аптырый торган түгел. Чөнки алар әдәбият һәм мәдәният үзәгендә яши. Язучылар, шагыйрьләр белән очраша. Бу инде үзеннән–үзе татар теле һәм әдәбияты укытучысының әдәбият “диңгезендә” йөзүен таләп итә. Миләүшә Зарипова нәкъ шундыйлардан дисәм, ялгышмам. Чөнки зур җиңүләр үзләреннән–үзләре күктән төшми. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, “Мәгарифтәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, хәзер менә дәрәҗәле бәйге җиңүчесе.
– Ике ел бу бәйгедә катнаштым. Беренчесендә беренче турдан төшеп калдым, икенчесендә икенче турга уздым. Әмма бу мине канәгатьләндермәде. Ахырына кадәр барырга булдым. Ниһаять, быел финалга үттем, “Осталык дәресе” бәйгесендә икенче урынны яуладым, – ди Миләүшә Зарипова. – Беренче турда эссе язасы иде. “Тырыш бала ныклы гаиләдән генә” дигән теманы алдым һәм авыл җирендә авыр хәлле гаиләләрнең артуы проблемасын күтәрдем. Икенче турда дәресне оештыру өлешенә технологик карта төзисе иде. Өченче турда дәрестә үзең куллана торган алдынгы технологияне күрсәтү.
Монысында инде Миләүшә Зарипова балалар урынына төрле төбәкләрдән килгән төрле фән укытучыларын утыртып, аларга “Кәрия–Зәкәрия”, “Буяу сатыш”, “Ак калач”, “Кап та коп” һәм башка татар халык уеннарын кулланып дәрес бирә.
– Алар да бик актив булдылар һәм җиңүемә өлеш керттеләр, – ди ул. – Өченче турда төрле районнардан килгән ун укытучы катнашты. Мин икенче урынны яуладым.
“Авыл укытучысы – 2016” бәйгесе җиңүчеләрен, алар арасында якташыбыз Миләүшә Зарипованың да булуы безнең өчен зур куаныч, Казан Ратушасында бүләклиләр.
– Мин бу җиңүем белән әти–әниемә (алар минем киңәшчеләрем, сердәшчеләрем), кайнанам, кайнатама (минем өй эшләренә юньләп вакыт та калмый, алар булыша), иремә (минем эш аны да читләтеп үтми, бәйгеләргә ул алып йөри) рәхмәтле, – ди ул.
Миләүшә Зарипованы зур җиңүе белән котлыйбыз, хезмәтендә яңа уңышлар телибез.
Гөлсинә Зәкиева