Сыер бозауласа гына файда бирә

2016 елның 18 ноябре, җомга

Сыер бозауласа гына файда бирә

Күптән түгел терлекчелек буенча үткән семинарда бер кызыклы яңалык күрдек.

— Сыерның буазлыгын 30 көннән әйтеп бирәм, — дип сөйләде ветеринария табибы. — Кызыксынган кешеләр экраннан карый да ала.

Соңыннан әлеге белгечнең үзе белән очрашып сөйләштек. Шамилов Ирек Мансур улы Кукмара районыннан. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайткач хуҗалыкта ветеринария табибы булып эшли.

— Ферма мөдире дә, ветеринария табибы да булырга туры килде, тояк авырулары буенча да эшләдем, — ди ул. — Казанда курсларда укырга тәкъдим иттеләр. Яңа һөнәр булыр дип, риза булдым, әлеге яңалыкка шунда өйрәндем. Кайткач хуҗалык УЗИ аппараты алып бирде, ярты ел шуның белән эшләдем, аннан соң үзем сатып алдым. Бик кирәкле эш булып чыкты ул, шәхси хуҗалыклардан да чакыруларны күп алам.

— Берәүнең дә кысыр сыер асрыйсы килми шул. Буазлыкны 30 көннән ачыклауның нинди өстенлекләре бар?

— Ветеринария табиблары буазлыкны 3 айдан гына әйтә ала. Бик тәҗрибәле белгеч кенә 2 айдан әйтергә мөмкин. УЗИ диагностикасы ярдәмендә мин аны 30 көннән төгәл әйтеп бирәм. Кысыр сыер көн саен хуҗалык- ка зыян китерә — сөте аз, бозавы юк, ә бит асрау чыгымнары барыбер тотыла. Ә менә УЗИ аппараты белән 30 көннән тикшергәннән соң ясалма орлыкландыру нәтиҗәсе билгеле була һәм кабат ясалма орлыкландырырга, яисә нинди авыру барлыгын ачыкларга һәм дәвалау билгеләргә мөмкин.

— Буаз сыер үгез сорарга мөмкинме?

— Мөмкин, ун көн элек кенә үгез йөгерткән идек, сыер тагын үгез сорый, диләр. Тикшерәм, ә ул 4–5 айлык буазлыкта була, шуннан соң гына хуҗасы тынычлыкта кала.

Биянең дә буазлыгын ачыклап бирәм, ди белгеч.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International