Кабат тәртип бозу кыйммәткә төшә

2016 елның 18 ноябре, җомга

Кабат тәртип бозу кыйммәткә төшә

Түбән Аты авылында яшәүче, 1970 елда туган Айрат Хәбибрахманов ике тапкыр исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен тоткарлана.

2014 елда ул исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен 30 мең сум штрафка тартыла, 1 ел 9 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Әмма тиешле нәтиҗә ясамый, яңадан исерек килеш руль артына утыра. Быел 16 сентябрьдә кич Казан–Малмыж юлында “ВАЗ–21099” автомобиле белән каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм башка транспорт белән бәрелешә.

Әлеге һәлакәт нәтиҗәләре буенча А.Хәбибрахмановка карата җинаять эше кузгатылды. 7 ноябрьдә җәмәгать суды гаеплегә карата РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе (шундый хокук тәртибен бозган өчен элек административ җәзага тартылган кешенең исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе) буенча гаепләү хөкем карары чыгарды. Суд карары буенча Хәбибрахмановка 200 мең сум штраф салынды, ул 2 ел 2 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Законның юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудырып транспорт чаралары белән кабат исерек хәлдә идарә итүгә кырыс икәнлеген искә төшерәсе килә. Җәза рәвешендә 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салу, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту, мәҗбүри рәвештә 3 елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Радик Хәбибуллин,

Арча район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International