Сезне 5нче “налоговый” тыңлый!

2016 елның 18 ноябре, җомга

– Нинди хәл бу, салым түләү квитанциясе килмәде, салым инспекциясенә барган идем, анда кеше, сәгатьләр буе чират тордык, – дип, редакциягә шалтыраттылар.

10 ноябрьдә Арчаның салым инспекциясенә бардым. Көндезге сәгать 10. Коридор тулы халык. Чират алдым да, эчкә уздым. Өч хезмәткәр: баш салым инспекторы Лилия Рамазанова, өлкән салым инспекторы Зөлфия Зыятдинова һәм белгеч Лилия Әхмәтгалиева хезмәт күрсәтә.

Сәгатьтән артык чират тордым. Дөресрәге, чиратым килеп җиткәнче хезмәт күрсәтү бүлмәсендә халыкның нинди сораулар белән килгәнен өйрәндем. Сораулар мондыйрак иде.

– Транспорт һәм җиргә салым квитанциясе килде, ә милек төшеп калган?

– Шәхси кабинет ачасы иде.

– Кызның Казандагы җиренә салым кәгазе килмәде, ә яшәү урыны бездә Арчада теркәлгән.

– Өч ел пенсиядә, милеккә салым түләдем. Ул акчалар кире кайтарыламы?

– Ике машинам бар, берсе өчен генә кәгазь килде.

– Ничә ел инде сатылган машинага салым түләү кәгазе алабыз.

Сорауларга салым хезмәткәрләре һәркемнең ИНН буенча компьютердагы шәхси мәгълүматларына карап җавап бирде. Сорау–җавапларны тыңлаганнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең: салым турындагы яңалыкларны белмибез. Һәм ни өчен әле безгә хатлар Уфадан килә?

Шушы сорауларны ачык- лау максатыннан Казандагы Татарстан Респуб- ликасы 5нче салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Салым түләүчегә хат җибәрү бик мәшәкатьле, вакытны ала торган эш. Хәлне җиңеләйттеләр. Федераль округларга бу хезмәтне тулысынча автомат рәвештә башкара торган жайланмалар куйдылар. Без Татарстаннан мәгълүматларны электрон юл белән Башкортстанга җибәрәбез, аннан хатлар салым түләүчеләргә озатыла. Башкортстаннан барлык хатлар да адресатларга җибәрелгән. Хат килмәсә яки сораулар туса, ИНН, пенсионер булса, пенсия кенәгәсе белән 1 декабрьгә кадәр салым инспекциясенә килергә һәм түләүләрне башкарырга кирәк. Яңалыклар бар. Салым күләме 100 сумга кадәр исәпләнә икән, аны быел түгел, киләсе елда түләргә кирәк булачак. Шунлыктан салымның ул төре квитанциягә язылмый. Йортның 50 кв. м., фатирның 20 кв. м., бүлмәнең 10 кв. метрына салым исәпләнми. Мәсәлән, йорт 50 кв. м. яки аннан кечкенә икән, милек квитанциядә күрсәтелми. Пенсионерлар милек салымыннан азат. Пенсиягә чыккач, пенсия кенәгәсе белән салым инспекциясенә килеп, ташламага гариза язарга кирәк. Әгәр дә пенсионер милек салымын түләгән икән, ул акчалар кире кайтарыла. Пенсионерларга бер йорт, бер фатир, бер бүлмә, бер гаражга салым исәпләнми. Әгәр дә алар берничә булса, мәсәлән, ике фатир, нибары берсе генә салымнан азат. Безгә мәгълүматларны милек буенча “Росреестр” идарәсе, җиргә – җир комитеты, машинага ЮХИДИ әзерләп бирә. Без әлеге оешмалар биргән мәгълүматлар нигезендә эшлибез. Кайбер аңлашылмаган сорауларны алар аша да ачыклап була. Быел салымнар 2015 ел өчен түләнә. 2016 елда машина, йорт, фатир, җир алучылар киләсе елда салым түләячәк. “Росреестр” идарәсе милек буенча кайбер мәгъ- лүматларны әзерләп өлгермәде. Шул сәбәпле кайберәүләргә милек буенча хат 1 декабрьдән соң килергә мөмкин, ул вакытта пеня исәпләнми. Салым буенча шәхси кабинет ачучыларга хат җибәрелми, аларга мәгълүматлар электрон почта аша килә.

...Салым инспекциясендә телефоннарның да (3-12-08, 3-92-11, 3-92-10) кызган чагы.

– Сезне 5нче “налоговый” тыңлый!

18–19 ноябрьдә Татарстан Республикасының салым органнары салым түләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне уздыра.

Бу көннәрдә барлык салым органнары озынайтылган режимда эшләячәк: 18 ноябрьдә иртәнге 8дән 20 сәгатькә, 19 ноябрьдә 10нан 15 сәгатькә кадәр халыкны кабул итү оештырыла. Салым хезмәте белгечләре мөлкәткә салымны кемнәр түләргә тиеш, нинди вакытка кадәр түләп бетерергә кирәклеге, ставкалар һәм льготалар турында җентекләп аңлатачак, шулай ук салым түләү буенча гражданнар башка сорауларына да җавап алачак.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International