Һәрберебезнең киләчәге өчен

2016 елның 18 ноябре, җомга

Хөрмәтле арчалылар! Гражданнарга үзара салым программасы Арча муниципаль районында өченче ел рәттән уңышлы тормышка ашырыла. Үзара салым җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү һәм җирле бюджетларны тулыландыруның мөһим инструментына әверелде.

Программаның нәтиҗәлелегендә дәүләт ярдәме хәлиткеч роль уйный, гражданнардан җыелган һәр бер сумга Татарстан Республикасы бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. Мәсәлән, 2014 елдан башлап Арча муниципаль районы халкыннан үзара салым тәртибендә 16683,90 мең сум акча җыйналды. Республика әлеге суммага тагын 54538,2 мең сум өстәде инде. Әлеге акчалар җирлекләр өчен кискен торган проблемаларны: гомуми файдаланудагы юлларны һәм җәяүле күперләрен төзү һәм ремонтлауга, зиратларны төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һ.б. бирелде. Арча шәһәрендә үзәк урамнарны яктыр- туны яхшырту буенча зур эш башкарылды. Интернационал, Зур урамнарында энергия саклый торган яңа як- тырткычлар, терекөмеш- ле лампалар урынына натрий лампалы як- тырткычлар куелды.

Быел 31 августта шәһәр стадионы янәшәсендә Казансу елгасы буенда парк ачылды. Чишмә суы тутырылган ясалма күл аның үзәге булып тора. Халыктан җыйган үзара салым акчасына Казансу елгасының яр буйлары төзекләндерелде. Күл әйләнәсендә юл, волейбол мәйданчыгы, балалар өчен уен зонасы эшләнде.

Арча муниципаль районының барлык 17 җирлегенең вәкиллекле органнары карары белән, 2016 елның 20 ноябренә гражданнарга үзара салым кертү буенча референдумнар билгеләнде.

Бу көнне сайлау участогына килеп һәм “Әйе” дип әйтеп без һәрберебез районны үстерүгә һәм чәчәк атуына өлеш кертә алабыз. Уртак көчебез һәм дәүләт ярдәме белән без инде якын киләчәктә шәһәребезне һәм авылларны тагын да төзекләндерелгән һәм яшәү өчен уңайрак хәлгә китерә алачакбыз. Сезнең аңлавыгызга һәм ярдәмегезгә ышанам.

Райондашларга үзара салым буенча референдумнарда актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать итәм.

Арча муниципаль

район башлыгы

И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International