Үсеш юлында

2016 елның 18 ноябре, җомга

“Сервис–Агро” ширкәтенә караган “Кырлай” агрофирмасына багышланган сәхифә газетабызның 11 ноябрь санында басылган иде. Бүген сүзебез әлеге ширкәтнең икенче хуҗалыгы — “Игенче” агрофирмасы турында.

“Игенче” агрофирмасы 2008 елның мартында оешты. Аның составына элеккеге “Наласа МТСы”, “8 Март”, “Югары Аты” хуҗалыклары, Айван, Яңасала, Венетаның 4 мең гектар дәүләт җирләре керә. Сөрүлек җирләре — 11247 гектар.

Арчадан Наласага барганда уң якта Арча сорт сынау участогы бинасы күренеп кала. Бу юлы ул тирәдә кайнашкан техникага күз төште.

— Утырту бәрәңгесе бездә игелә бит, шул басуларны сугарулы итәргә әзерлек бара, — диде “Игенче” агрофирмасы җитәкчесе Илнар Гайнетдинов. — Ике скважина казылды инде, тирәнлек —93 метр. 80х100 метр зурлыкта, 24 мең кубометр сыешлы бассейн ясала.

Менә шулай ныклап, төпләнеп эшләүче инвесторга халык та ышана. Наласада сөт продуктлары әзерләүче цех эшли. Тәүлеккә 600–700 тонна ашлык киптерә ала торган, АКШтан кадәр кайтарылган сушилка, куәтле тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары, өр–яңадан диярлек үзгәртеп корылган терлекчелек тораклары һ.б.

Ындыр табаклары, орлык чистарту линияләре ремонтланды, яңартылды. Быел гына да яңа чәчү комплексы, “Нью Холланд” тракторы, ике “Полесье” комбайны, культиватор кайтарылды.

— Соңгы елларда безнең якларда иң кирәкле айларда яңгырлар бик сирәк ява, — ди баш агроном Марат Вахитов. — Шуңа күрә дым сак- лауга аеруча игътибар бирәбез. Җир эшкәрткәндә сукалау, тирәнәйтүгә өстенлек бирелә. Сөрүлек җирләренең 75 проценты 35 санти- метрга кадәр тирәнәйтеп эшкәртелде.

Иң күп мәйданда бодай игүче хуҗалык бу. Быел ул 5 мең гектар мәйданда иде. Барлык мәйданнардагы игеннәр кыяктан тукландыру алды.

800 гектарда сидираль культуралар үстерелде. Күпьеллык үләннәр дүрт ел саен яңартылып барыла.

Орлыкчылык хуҗалыгы буларак та нәтиҗәле эшлиләр. Быел 1430 тонна орлык сатудан 22 млн. сумнан артык акча кергән. Әле дә сатасы 400 тонна бодай, 300 тонна арпа, 30 тонна рапс орлыгы бар, диделәр.

Хуҗалыкның үзен, “Кырлай” агрофирмасын орлыклар белән тәэмин итәләр. Бәрәңге орлыгы белән дә шулай. Элеккеге базны заманча итеп үзгәртеп корганнар.

Терлекчелектәге яңалыкларны санап бетергесез. Наласада, Түбән Атыда 500 башка исәпләнгән салкын ысул белән асрау тораклары сафка басты. Сыер тораклары бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртеп корылды.

Терлекчелектә тораклар яңарту, мул азык базасы булдыру белән генә чикләнеп калмаганнар — эшне дә яңача оештыр- ганнар. Һәм монда гаҗәп- ләнерлек әйберләр бар.

— Азыкны ай саен тикшереп, Казан галимнәре белән киңәшеп, шуның нигезендә рацион төзибез, — ди Илнар Гайнетдинов. — Ул ай саен үзгәреп тора. Рацион төзү буенча махсус программа сатып алдык. Рацион төзегәндә азык составы гына түгел, сыерларның физиологик торышы да исәпкә алына.

— Сыерлар 8 төркемгә бүленгән. Беренчесендә бозаулаганнан соң 25 литр һәм аннан күбрәк сөт бирә торганнары, — дип сөйли баш зоотехник Рөстәм Хәбибуллин. — Анда 90 көн тотылалар. Алар ашый алган кадәр ашый, 12 килограммга кадәр катнаш азык, фураж бирелә.

Сыер савучыларга коэффициент буенча түләнә. Беренче төркемдәге савым төп нигез итеп алына һәм 1 коэффициентына ия. Башка төркемдә ул 0,9, 0,8, 0,7 булырга мөмкин. Махсус комиссия айга ике тапкыр контроль саву үткәрә, шуның нәтиҗәләренә карап сыерлар башка төркемгә күчерелә.

Мондый яңалык нәрсә биргән соң? Беренчедән, быел тугыз айда сөт җитештерү узган елның шул чорына караганда 135 процент тәшкил итә. Уртача савым 3 килограммга артык. Хезмәт хаклары да сизелерлек үскән. Җәйге айларда айга 40 мең сумга кадәр алучылар булган, хәзер дә 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр алалар.

Хуҗалыктагы белгечләрнең хезмәт хакы да шушы сөткә бәйле. Яхшы уңыш үстерәсең, сыйфатлы азык әзерлисең икән — сөт тә мул булачак. Әнә шуңа күрә сенаж да, печән дә, кем әйтмешли, үзең ашарлык.

Яшь белгечләргә һәм 30 яшькә кадәрле хезмәтчәннәргә авылда калу теләген ныгыту максатында 20 процент өстәмә түләнә.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International