Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Аккордеон феериясе” дигән өченче Халыкара фестиваль узды. Анда Казан дәүләт консерваториясе доценты, Казан музыка көллиятенең клавишлы халык инструментлары бүлекчәсе җитәкчесе Антон Попов җитәкчелегендә баянда, аккордеонда уйнау буенча яшь башкаручыларның Халыкара, Бөтенроссия бәйгеләре лауреатлары – Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары чыгыш ясады. Арча сәнгать мәктәбе укучылары, педагогика көллияте студентлары белән осталык дәресләре үткәрелде, анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Ә Арча сәнгать мәктәбеннән Заһидә Гайфуллина укучысы Илназ Баязитов концертта катнашты.