Юбилей уңаеннан

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрьдә Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Иске Му авылында яшәүче Зөфәрбикә Хәкимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Зөфәрбикә 14 яшеннән колхозда эшли башлый. 1943 елдан 1952 елга кадәр бригадир була, аннан соң склад мөдире булып эшли. Сугышта катнашкан Гыйлемҗан Хәкимовка кияүгә чыга, 7 бала үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International