Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 21 ноябрьдә Кәче авылында яшәүче Мәликә Төхвәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Мәликә Әхмәтша кызы 1941 елда туган авылы Күшәрдә 7 сыйныфны тәмамлый. Сугыш башлана, әтисе үлеп китә. Кыз колхозда эшли, бозаулар карый, урман кисә. 1943 елда фабрика–завод училищесына укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач заводта эшли. 1952 елда шунда ук эшләүче Кәче егете Габдуллага кияүгә чыга. 1957 елда Кәчегә кайтып яши башлыйлар. Бергә 63 ел гомер итәләр, ире 2015 елда үлә. 6 балалары, 8 оныклары бар.