Прокуратура аңлата

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Прокуратура аңлата

Коррупциягә каршы тору турындагы гамәлдәге закон, оештыру–хокукый рәвеше нинди булуга карамастан, барлык оешмаларга коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү таләбе куя, шулай ук ясалган хокук бозулар өчен җинаять җаваплылыгыннан тыш, җаваплылыкның башка төрләрен дә күздә тота.

“Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законның 13.3 маддәсе нигезендә, оешмалар коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә һәм чаралар күрергә бурычлы.

Закон оешмада коррупцияне кисәтү буенча кабул ителергә мөмкин булган чаралар исемлеген дә билгели, шул исәптән: оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүе; оешманың намуслы эшләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән стандартлар һәм процедуралар эшләү һәм кертүе; оешма хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексын кабул итү; мәнфәгатьләр низагын бул- дырмау һәм көйләү; рәсми булмаган хисап төзүгә һәм ялган документлардан файдалануга юл куймау; коррупцияле һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы подразделениеләрне яки җаваплы кешеләрне билгеләү.

Ринат Ситдыйков,

район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International