Татарстан Республикасы Арча районы территория сайлау комиссиясе хәбәре
2016 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча шәһәрендә һәм 16 авыл җирлегендә гражданнарга үзара салым кертү һәм әлеге акчалардан файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдумнар үткәрелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җирле референдумнар барлык муниципаль берәмлекләрдә дә узган, ә референдумнар нәтиҗәләре дөрес дип танылды.
Район буенча җирле референдумнарда исемлеккә кертелгән 39855 кешенең 30524е, ягъни 76,59 проценты катнашты. Катнашучыларның 85,03 проценты “Әйе” дип тавыш бирде.
Арча шәһәрендә исемлеккә кертелгән кешеләрнең 61,7 проценты катнашып, шуларның 71,94 проценты “Әйе” дип тавыш бирде.