Бизнес үзеннән үзе килми
Республикада эшмәкәрләрне һәм үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләрне бизнеска өйрәтү сәясәте бара. Әле яңа гына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Goolge компаниясе һәм Саклык банкы оештырган “Бизнес–класс” программасының ярты еллык курслары тәмамланды. Йомгаклау киңәшмәсе Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Президент Р. Миңнеханов: “Махсус белемнән башка бизнеста уңышка ирешеп булмый”, – диде.
Киңәшмәдә курсларны уңышлы узган эшмәкәрләргә бүләкләр тапшырылды. Иң яхшылар арасында безнең районнан йорт җиһазы җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Рәдис Гарипов та бар иде.
Үткән җомгада Казаннан бүләкләр белән кайт- кан Рәдис Гариповның уңышлары белән уртак- лаштык.
– Бизнесны 7 ел элек башладым, – диде Рәдис. – “Бизнес–класс” программасына кызык булса укырмын, файдасы тимәсә – ташлармын, дип тотынган идем. Бизнес курсларында беренче тапкыр укыйм. Шактый белем тупладым. Базарны һәм клиентларны аңларга, исәп–хисапны алып барырга, персонал белән идарә итәргә һ.б.өйрәттеләр. Файдасы зур. Уңышлы эшмәкәрләр, экспертлар укытты. Һәр тема буенча тест уздык, балл җыйдык. Казанга баргач, балл күләме буенча бүләкне үзебез сайлап алдык. Мин касса аппараты белән сканер сайладым.
– Өстенлекләр булачакмы?
– Рөстәм Миңнеханов “Лизинг–Грант” программасында катнашканда өстенлекләр биреләчәк, диде.
“Бизнес–класс” программасын оештырган Россия Саклык банкының “Банк –Татарстан” бүлекчәсе җитәкчесе Рушан Сәхәбиев программада катнашучыларга кредит белән генә түгел, төрле яклап ярдәм итәчәкбез, диде.
Әлеге курсларда белем алган башка яшьләр белән дә сөйләштек. Алар барысы 149 кеше.
Арчадан Динар Билалов:
– Видеокурсларда һәм семинарларда үз эшеңне ничек курыкмыйча башлап җибә- рергә, тәвәккәллеккә, беренче адымнарны ясарга өйрәнәсең. Программа миңа белемне туплап, билгеле бер системага салырга булышты. Бизнес мине һәрчак үзенә тартып тора. Фотостудия ачып җибәрү уе белән янам. Минемчә, бу проект актив яшьләр өчен эшләнгән. Ә безнең районда алар күп түгел. Бәлки ул яшьләрне уяту өчен кирәктер?
Арча педагогика көллияте студенты Альбина Әлмиева:
– Бизнес эшен ничек башлыйсын белми идем. Курсларны Интернет аша гына үтмәдек. Осталык дәресләрендә дә катнаштык. Хәтта бизнеска Камчаткадан кайтып өйрәттеләр. Арчадан тәҗрибәле эшмәкәр Даниял Фәсәхиев семинарда катнашты. Нәрсә белән мавыгуыбыз, нинди эш ачып җибәрергә теләвебез белән дә кызыксындылар. Ә мин тортлар пешерү буенча идея барлыгын әйттем. “Син – эшмәкәр” дигән программа үткәнлеккә сертификат бирделәр.
Арча педагогика көллиятеннән Фәнил Хафизов:
– Идеяң белән башта кемгә мөрәҗәгать итәргә, кайда теркәлергә, ничек “янмаска”, кемнән ярдәм сорарга – шундыйрак сорауларга җавап алдым. Көллияттә программистлыкка укыйм. 3 курста. Һөнәрем буенча үз эшемне ачарга исәп бар.
Арча гуманитар көллияте методисты Зөһрә Садрыева:
– Курсларны бик теләп үттем. Өйләнешүчеләр оешмасы булдыру турында бизнес–план эшләдем. Бизнеска тотынырга теләүчеләргә: районга кирәкле оешмаларны ачыгыз, дияр идем. Мәсәлән, районда заманча киемнәр тегүче юк. Ә нишләп әле балалар костюмнары, курткалары текмәскә? Әмма башта бизнес–белемне алырга кирәк.
Ярты еллык онлайн–курслар тәмамланса да, бу программа дәвам итәчәк. Бушка өйрәткәндә өйрәнеп калырга кирәк.
Румия Надршина