Мәрхәмәтлек эшләргә теләсәң...

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Мәрхәмәтлек эшләргә теләсәң...

2016 елның икенче яртыеллыгына газета–журналларга яздыру буенча “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең баш бүлекчәсе “Әти–әниеңне яздыр. Туганнарыңны яздыр” дигән акция игълан иткән иде. Аны ул чакта министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре күтәреп алды. Бу хакта матбугат, телевидение аша даими танышып бардык.

Безнең районда да бу акциягә кушылучылар булды. Мәгариф учреждениеләренең проф- союз оешмасы советы рәисе Вакыйф Харисов 15 мәгариф өлкәсе ветеранын район газетасына яздырды.

– Быел да бу акциядә катнаштык, – дип белдерде Вакыйф Харисов. – Узган ел ветеран укытучыларны яздырсак, 2017 елның беренче яртыеллыгында мәгариф системасында озак еллар эшләгән (укытучымы ул, техник хезмәткәрме) һәм матди ягы авыррак булган (мәсәлән, пенсиясе аз, ярдәм итәр кешесе юк) 13 пенсионерны “Арча хәбәрләре”нә яздырдым. Ташлама вакытында, 525 сумга.

“Әти–әниеңне яздыр. Туганнарыңны яздыр” дигән акция кысаларында әти–әниеңне яки туганнарыңны гына түгел, балалар йортлары, аз керемле гаиләләр, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат–йортлар өчен хәйрия максатында газета–журналларга яздырырга да була. ЗУЭС 2016 елның икенче яртыеллыгында бу мөмкинлектән файдаланды да. Ул Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортын “Арча хәбәрләре” газетасына һәм “Сөембикә” журналына яздырды.

2017 елның беренче яртыеллыгында да “Әти–әниеңне яздыр. Туганнарыңны яздыр” дигән акция дәвам итә. Әйдәгез, сез дә аңа кушылыгыз, газетабызга яздырып, якыннарыгызга бүләк ясагыз, район газетасын алдырырга теләп тә мөмкинчелеге булмаган мохтаҗларны, ятимнәрне, инвалидлар һәм картлар йортындагы өлкәннәрне сөендерегез.

Яңалык буларак 2016 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру чорында Арча почта бүлекчәсендә “Изгелек агачы” ясап куйганнар иде. Өлкәннәрне сөендергән изге күңелле кешеләрнең исемнәре язылып шунда эленеп барылды. “Изгелек агачы”нда ЗУЭС, “Курса МТС”ы ширкәте һәм мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы исемнәре урын алды. Изгелек эшләү вакытлы булмаган кебек, бу акция дә дәвамлы. Димәк, мәрхәмәтлек эшләргә теләүчеләргә юл һәрвакыт ачык. Җитәкчеләр генә түгел, һәркем үз туганнарына, якыннарына шундый бүләк ясый ала. Кешене сөендерү өчен таулар күчерергә кирәк түгел. Аздан гына да күңел була. Өлкәннәрнең бигрәк тә.

Ә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте быел Казанда “ТАТМЕДИА чыршысы” дигән яңа акция башлап җибәрде. Анда танылган кешеләр катнаша. Һәр язылган квитанция символик яңа ел уенчыгы сыйфатында шул чыршыны бизәячәк. Теләгән кеше газета–журналларга язылганнан һәм чыршыны бизәгәннән соң “йолдыз”дан автограф сорый һәм аның белән селфи ясый ала.

“Арча хәбәрләре” газетасы да үз чыршысын булдырды. Аны хәзердән үк “Әти–әниеңне яздыр. Туганнарыңны яздыр” акциясендә катнашучыларның фамилияләре язылган символик яңа ел уенчыклары бизи. Акцияне беренчеләрдән булып район башлыгы Илшат Нуриев башлап җибәрде.

– Без әти–әниләр каршында мәңге бурычлы. Ул бурычны кайтарып бетерә торган гына түгел. Әти–әниебезне сөендерә алуыбыз белән чиксез шатланабыз. 600 сумга хәзер зур бүләк сатып алып булмый. Ә атнага ике тапкыр килгән район газетасы аларга безнең мәхәббәтебез һәм ихтирамыбызны даими исләренә төшереп торачак, – диде Илшат Нуриев.

Бүген район хакимияте бинасында торган бу чыр- шыга район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы советы рәисе Вакыйф Харисов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Рөстәм Зарипов, “Илком” ширкәте җитәкчесе Ильяс Хәкимов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге иҗтимагый совет рәисе Мансур Шиһапов исемнәре язылган символик яңа ел уенчыклары эленгән. Бу акциядә теләге булган һәркем катнаша, әти–әниләренә бүләк ясый ала.

Күргәнегезчә, әлеге акция популярлашып бара. Җитәкчеләр генә түгел, сез дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, әти–әниләрегез, якыннарыгыз, туганнарыгызны, ветераннарны “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына яздыра аласыз. Моның өчен исем, фамилиягез, әтиегезнең исемен әйтеп, редакциягә 3–10–58, 3–11–58, 3–15–58, 3–18–58 телефоннарына шалтыратырга, аннан чыршы янында фотога төшү өчен килешенгән билгеле бер көндә редакциягә килергә генә кирәк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International