Саклый белгәннеке тузмас
18 ноябрьдә район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм 2017 елның кыр эшләренә әзерләү буенча конкурска йомгак ясалды. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе вәкилләре бар иде.
Комиссия эшне “Татарстан” хуҗалыгыннан башлады. Биредә техниканың түбә астында булуы игътибарны җәлеп итә. Комбайннарны эш тәмамлангач барлык таләпләргә туры китереп саклауга куйганнар. Чын хуҗа бар җирдә шулай була. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та хуҗалыкта техникага карашның әйбәт булуын билгеләп үтте.
“Игенче”, “Арча” ширкәтләрендә дә техника түбә астында саклана. “Кыр-лай” агрофирмасында барлык авыл хуҗалыгы машиналарын сыйдыра торган гараж төзи башладылар.
Иң күп балларны “Северный” һәм “Татарстан” хуҗалыклары җыеп беренче һәм икенче урыннарны бүлеште. “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре алардан азга гына калыша.
— Җитәкчеләр һәм белгечләрнең әлеге мәсьәләгә җаваплы караулары нәтиҗәсе бу, — диде комиссия әгъзасы Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов.
“Северный” хуҗалыгында сөрүлек җирләренең 100 гектарына 204 ат көче туры килә. Бу бик әйбәт күрсәткеч. Ел саен техниканы яңарталар, яхшылап ремонтлыйлар. Эш шартлары уңай, биналар җылытыла. Программага кереп остаханәне ныклап төзекләндерделәр.
“Северный”, “Татарстан” ширкәтләрендә механизаторлар белән проблема юк. Баш инженерлар Самат Йосыпов, Альберт Фәруков тәҗрибәле белгечләр.
Шул ук вакытта районда авырлык кичерүче хуҗалыклар да бар. “Арча” ширкәтендә сөрүлек җирләренең 100 гектарына 125 ат көче генә туры килә. Шуңа күрә кыр эшләрен вакытында башкарып чыга алмыйлар. “Төрнәле” бүлекчәсендә, Түбән Мәтәскәдә гаражларга ремонт кирәк.
“Мәрҗани” ширкәтенең Иске Ашыт, Шурабаш, Мәмсә авылларындагы гараж, остаханәләренә дә күптән кул тимәгән. Яңа Кишеттә дә башкарасы эшләр күп.
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 2017 елда һәр гектарга тәэсир итүче матдәләрдә уртача 60 килограмм ашлама кертү бурычын куйды. Районда 110500 гектар чәчүлек мәйдан бар, барысы 6630 тонна минераль ашлама кирәк булачак. Хәзерге вакытта шуның 1530 тоннасы бар. “Кырлай”, “Игенче”, “Курса МТСы”, Венета ширкәтләрендә бер гектарга 40 килограммнан артык ашлама тупланган.
Ильяс Фәттахов