Рухи азык бүләк иттеләр
18 ноябрьдә Арча Мәдәният йортында Үрнәк авыл җирлегенең иҗат концерты булды.
Тамашачыларга моңлы, дәртле җырларын бүләк иткән Казанбаш авылыннан Гөлназ һәм Рөстәм Заһриевларның, Алмаз Исхаков һәм Ләйсән Хәлиуллинаның дуэты, Раил Бакиев, Илдус Хәбибуллин, Ранил Шакирҗанов, Лилия Галимҗанова, Инзилә Гатауллина, Данир Фатыйхов, Әнис Әюпов, Зәлия Саттарова, Мөнирә Абдуллинаның, Арча агросәнәгать көллияте егет-кызларының җырлавы, Тәлгать Бәдгыевның, Рәшит Галләмнең гармун моңы тамашачыны моң дәрьясына алып керде. Биючеләр, театраль күренешләр тамашачыга рухи азык бүләк итте. Бәйрәм кунагы — Югары Пошалым авылында әбисендә балачагы узган профессиональ җырчы Илназ Баһ якташларын дәртле җырлары белән сөендерде.