60 мең сумлык кәрәзле телефонга арест салдык

2016 елның 25 ноябре, җомга

60 мең сумлык кәрәзле телефонга арест салдык

Ел башыннан Арча районында 600дән артык юл–транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 35е зыян күрүчеләр белән. Аларда 7 кеше һәлак булган (араларында бер бала да бар), 53е төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Әңгәмә барышында ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин безгә шундый саннар җиткерде.

– Аварияләр саны – 25,9, һәлак булучылар – 100, зыян күрүчеләр 66,7 процентка артты. Иң беренче сәбәп – тизлекне арттыру. Сәгатенә 40 километр дигән билге куелган, сәгатенә 60 километрга кадәр барганда штраф салынмый. Менә шуннан оста файдаланалар. “КРИС” приборы (8 прибор 4 урынга – юлның ике ягына) куела. 2 радар бар. Берсен авылларда участок инспекторлары куллана, икенчесе юл–патруль экипажларында.

– Исерек хәлдә руль артына утыручылар кимү ягында түгелме?

– Октябрьдә 10 иде, сентябрь ае белән чагыштырганда 15кә ким. Сентябрьдә 25 исерек килеш руль артына утыручы тоткарланды. Әмма моны кимү дип әйтеп булмый. Чөнки 10 айда 131 алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыгучы теркәлде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда (84 иде) 47 очракка артыграк. Исерекләр катнашында 11 юл–транспорт һәлакәте булды.

Руль артындагы исерекләргә 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул ел ярымнан ике елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклыгыннан (права) мәхрүм ителә. Правасын алдырган килеш тагын исерек хәлдә рульдә тотылса, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. Элек андый статья юк иде. Бу очракта суд карары нигезендә аңа 200–300 мең сум штраф яки 480 сәгатьтә кадәр мәҗбүри эш яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Алдагы машинаны узу өчен рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгу быел кимеде, әмма бетмәде. Күптән түгел генә Түбән Мәтәскәгә җиткән урында шундый авария булды. Кызу тизлек белән килгән машина каршы як полосага узарга чыга, аннан машина килгәнне күреп, кире үз урынына чыкмакчы була, тик өлгерә алмый, әйләнә. Пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Күп юл һәлакәтләре Казан–Малмыж юлында һәм чит төбәк (Питрәч (1 юл һәлакәте), Киров өлкәсе (1), Балтач (2), Кукмара (2), Казан (3), Балык Бистәсе (1) ) шоферлары тарафыннан эшләнә.

Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк. Караңгы вакытта торак пунктта читтә яктылык кайтаручы элемент булу мәҗбүри.

– Машина йөртүчеләр Арча үзәгендәге яктырткычлар начар яктырта, караңгы, дип зарлана.

– Бирегә өстәмә өч яктырткыч кую планлаштырыла. Әлегә кайчан буласын төгәл әйтә алмыйм.

– Штрафлар турында да берничә сүз. 20 көн эчендә өлгерсәң, штрафның яртысын гына түлисең. Бу бик уңай. Әмма кайвакыт язу килгәнче 20 көн үтәргә мөмкин.

– Интернетта үзегезнең электрон адресны булдырасыз. Бу кыен түгел, хәзер компьютер һәркемдә бар. Аннан безгә килеп, штраф турындагы язу электрон адреска килсен, дип гариза язасыз. Электрон адреска язу гына түгел, штрафыгыз булуы турында телефонга хәбәр дә киләчәк.

Тик бар кеше дә штрафларны вакытында түләргә ашыкмый. Бигрәк тә 30 мең сум булганда. Штраф 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Юк икән, ул сумма ике тапкырга арта. Аннан суд приставлары белән элемтәгә керергә туры килә. Без ул акчаны барыбер алабыз. Акча юк, диләр икән, әйберләргә арест салына. Шулай алты машинага, бер 60 мең сумлык кәрәзле телефонга арест салдык. Штрафны түләмичә, хуҗалары ул әйберләрдән файдалана алмый.

Аннан кайберәүләр праваны вакытында тапшырмыйлар. Ул аларның үзләренә генә начар. Ел ярымга правадан мәхрүм итәләр икән, ул вакыт права тапшырган көннән санала башлый. Димәк, аны да вакытында тапшыру шоферларның үзләре өчен яхшырак.

– Арча үзәгендә кибетләр турысында, бигрәк тә светофордан Банк урамына киткән җирдә, аркылысын буйга иңләп җәяүлеләр йөри. Җәяүле өчен махсус юл аркылы чыгу урыны ике урында, тукталыш нәкъ шуның уртасында. Әйләнеп кире килергә кирәк. Монда кем хаклы – җәяүлеме, әллә машина йөртүчеме?

– Юл чаты булса, мәсәлән, “Надежда” кибете турысы, шулай ук башка юл чатларында да, машина йөртүче җәяүлене үткәрергә тиеш. Арча үзәгендә, бигрәк тә чат башларында безнең хезмәткәрләр еш була. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүлеләргә дә, тиешле урында җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт белән идарә итүчеләргә дә чара күрелә.

Юл хәрәкәте кагый- дәләрен бозган балаларга “Тукта! Синең тормышыңа куркыныч яный” дигән карточкалар төзибез, аны мәгариф идарәсенә юллыйбыз, җыелышларда ата–аналар белән очрашабыз, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә профилактик чаралар оештырабыз. Балаларны махсус җайланма яки куркынычсызлык каешы такмыйча йөртүчеләр аеруча игътибар үзәгендә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International