Әбүнәче көненә танылган артистлар килә

2016 елның 25 ноябре, җомга

Әбүнәче көненә танылган артистлар килә

“Әти–әниеңне яздыр. Туганнарыңны яздыр” акциясе дәвам итә һәм анда катнашырга теләүчеләр саны да артканнан арта бара. “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы (җитәкчесе Сергей Баһаветдинов) Үрнәктән Әфган сугышы ветераны Урал Гафуровны, Арча станциясеннән Әфган сугышында ятып калган Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Марат Лотфуллинның әнисе Илсөяр Лотфуллинаны, Пүчинкә Поник авылыннан шулай ук Әфган сугышында һәлак булган “Батырлык өчен” медале иясе Фәнис Бикбаевның әнисе Мәгъшия Бикбаеваны “Арча хәбәрләре” газетасына яздырды.

Шулай ук “Арча хәбәрләре” газетасы чыршысын район Советының юридик мәсьәләләр буенча секторы баш белгече Роберт Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин, район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов исемнәре язылган символик яңа ел уенчыклары да бизи.

Газета–журналларга язылыр-га теләүчеләргә тагын бер яңалык: 8 декабрьдә (9–15 сәгать) Арчада Әбүнәче көне үткәрелә. Шунысы игътибарга лаек, бу юлы ул Арча Мәдәният йортында зур чара итеп оештырыла. Бөтендөнья чәй көне уңаеннан чәй эчү дә, Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында концерты да, поч-та бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән ярминкәсе дә була.

– Шулай ук Рөстәм Закиров, Илсөя Бәдретдинова (“Шәһри Казан” газетасы редакциясеннән арчаларга бүләк) һәм башка танылган артистлар чыгышы да көтелә. “Сөембикә”, “Салават күпере” журналлары, “Шәһри Казан”, “Казанские ведомости”, “Тылсымлы куллар” газеталары редакцияләреннән вәкилләр киләчәк. “Изгелек агачы” хәйрия акциясе оештырылачак. Теләгән һәр кеше Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортын, Яңа Чүриле психоневрологик интернатны, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәген, Яңа Кенәрдәге интернат мәктәпне, авыр хәлдәге гаиләләрне, әти–әниләрен, туганнарын, якыннарын газета–журналларга яздыра ала, – диде Арча почта бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов.

Бу көнне район газетасына язылу ташламалы бәядән булачак һәм чара барышында сезне үзешчән шагыйрьләребез белән очрашу да көтәчәк. “Арча хәбәрләре” яңа ел чыршысы янында “Әти–әниеңне яздыр. Туганнарыңны яздыр” акциясе үз эшен дәвам итәчәк.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International