Әнием бул, ә?

2016 елның 25 ноябре, җомга

Әнием бул, ә?

Гөлшат ул мизгелне гомерендә дә онытмаячак. Авыл башына кунакка киткән әнисе кайткан! Күршеләрдә уйнап утырган алты яшьлек кызчык бу хәбәрне ишетүгә култык астына бишмәтен кыстыра да, урамда кыш икәнен дә онытып өйләренә йөгерә. Өй уртасында торган матур кунак апаны күреп алгач, шул бишмәтен кырыйга ыргыта да, әни, әнием, дип янына йөгереп барып, аякларыннан кочаклый.

Бу вакытлар еракта калган. Гөлшат хәзер үзе ике бала анасы. Ә әлеге чит апа аның иң–иң кадерле кешесе. Дүрт ел инде өйгә ямь өстәп үз янында яши.

Нинди генә язмышлар юк бу дөньяда. Кайвакыт хәтта ничек түзә икән бу адәм баласы, дип аптырап та куясың. Үзем нурлы йөзеннән, вакыт-вакыт яшь белән тулган күзләреннән күзем ала алмыйм, үзем аның күргәннәрен баштан кичерергә тырышам. Ходай нинди илаһи көч биргән бу Хәлимә апага!

Тумышы белән Олы Мәңгәрдән ул. Ишле гаиләдән. 1936 елда гаилә Арчага килеп урнаша. Яңа урында тормыш көйләнеп кенә китте дигәндә сугыш башлана. Фронтка киткән әтисе һәлак була, абыйсы яраланып кайта.

– Ул еллар бик авыр булды. Дөрес, сыерны бетермәдек. Каз–үрдәк, тавык асрадык. Әни дә бик булган хатын иде, безне дә эшкә өйрәтте. Без биш кыз турында Хәдичә кызлары дип мактап сөйләделәр, – ди Хәлимә Хәйруллина.

Кыз 15 яшендә Арча станциясендәге чыпта склады мөдире булып эшли башлый. Әтисе бик укытасы килсә дә, сугыш бар нәрсәне үзенчә хәл итә. Хәлимәгә 7 сыйныф белән чикләнергә туры килә. Ә 18 яшендә ул сугыштан яраланып кайткан дус кызының 25 яшьлек абыйсына кияүгә чыга.

– Әни дә ошатты үзен. Мал таба торган, тырыш егеткә ошаган, диде.Тракторда эшләде. Ә Кәчедә эшләгәндә үзенә ярдәмче итеп куйган тракторчы кыз белән очрашып йөргәнлеге билгеле булды. Шуннан кайтып кермәде. Мин йөкле идем. Бәбиләргә дә ике апам алып барды. Өч көн генә яшәп калган сабыемны да туганнарым күмде. Хастаханәдән чык-кач, тимер юл буйлап киттем яннарына. Кире кайтты. Тик ул хатынның бала көтүе турында ишетеп, иремне яңадан аның янына җибәрдем.Үзем Мәскәүгә эшкә китәргә язылдым. Ирем Мөбарәкҗан монда да мине эзләп тапты. Бергә киттек, – дип искә ала Хәлимә апа.

Тик Мәскәүдә дә ире чит хатынга ияләшә. Тормыш тагын кискен үзгәреш ала. Хәлимә Мәскәүдә туган улы Мансур белән Арчага кайта, ә Мөбарәкҗан Кәчедәге хатынын алып икенче якка чыгып китә. Дөрес, улы белән очраша һәм аралашып тора ата. Тик...

Бераздан Хәлимә Кукмарага кияүгә китә. Кибеттә эшли башлый. Инде тормышлы булдым дип сөенеп йөргәндә хатын тагын ялгыз кала. Ире төрмәгә эләгә һәм шуннан кайтмый.

– Мин бәхетемне гомерем буе читтән эзләдем, ә ул Иске Иябашта гына булган икән, – ди ул. – Улым Мансурның дус егете хатынының әнисе вафат булуы, әтисенең ялгыз калуы турында әйтте. Мине кунакка алып кайтып китте. Кәрим авылда бик абруйлы кеше иде. Биш баласы бар. Дөрес, янында 6 яшьлек Гөлшат белән 13 яшьлек Рәүф кенә. Зөлхәбирә, Рәзифә, Наилә зурлар иде инде. Шунда Гөлшатның мөлдерәп торган күзләрен миңа төбәп, минем әнием бул, ә, дигәне бүгенгедәй күз алдымда.

...Ул вакыттан соң 45 ел вакыт үткән. Кәрим абыйның вафатына да 22 ел икән.

– Әни бервакытта да кычкырмады, хәтерне калдырмады, – ди кызы Наилә. – Әле дә безне туплап торучы изге зат ул.

– Үземнеке кебек якын иттем. Кайтып йөрделәр, аралар бер дә суынмады, – ди күптән түгел 90 яшен тутырган Хәлимә Хәйруллина балалары турында. – Гөлшатым бик әйбәт. Бәхете дә булды. Киявем Илфат искиткеч кеше. Гомумән, минем юлымда һәрчак яхшы кешеләр генә очрады. Әле менә җитәкчеләр юбилеем белән котлап киттеләр. Зур бүләкләр белән килгәннәр иде. Рәхмәт аларга. Без өлкәннәрне онытмаган өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен олыласын.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International