Күңел юкка күмер юк
Әле кайчан гына бөтен республикага нәселле терлекләр сатып дан тоткан Божа фермасы соңгы вакытта үлеп–бетеп бара иде. Бу баруда андагы уңай үзгәрешләрне күреп сөенеп кайттык.
“Татарстан” ширкәте (элекке “Арча” совхозы биләмәләре шушы хуҗалыкка бирелде) җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов башкарырга өлгергән эшләрне күрсәтеп йөрде. Иң беренче игътибарга ташланган нәрсә – торакларны күмеп киткән шайтан таякларыннан, тирес өемнәреннән чистартканнар. Торакларның үзләрендә дә тәртип салынган, буш торганнары терлекләр белән тулы.
– Эшчеләр белән дә проблема юк, бу мәсьәләдә монда уңайрак та әле, – ди җитәкче.
Ширкәтнең Иске Чүриле авылындагы фермаларында да булдык. Алар ерактан ук игътибарны үзенә тарта – агартылганнар, кардалар тулы терлек, тезелеп киткән эскертләр.
– Менә бу торакны программа буенча әле яңа төзедек, – ди Рүзәл Мәрдәнов. – Биредә таналар асрала.
Мондый якты, уңайлы, заманча җиһазландырылган торакны тагын Түбән Мәтәскәдәге Айдар Сабировның гаилә фермасында гына күреп була.
Терлекләргә ашау мулдан, күп сөт бирә торган сыерларны аерым ашаталар, бозаулар да кадер–хөрмәттә.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Татарстан” ширкәтендә терлекчелектәге эшләр белән танышкач: “Афәрин!” – диде.
Ә менә Иске Кишеттә һәм Яңа Кишеттә бик күңелсез, аяныч хәлләргә тап булдык. Тораклар, сыерлар пычрак, ябык, тирес чыгарылмый, эшчеләргә дә бата–чума йөрергә туры килә.
Рацион бик ярлы, балансланмый, сенажның сыйфаты бик начар. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре сенажның составын тикшергәннәр. Кышкар бригадасында май кислотасы – 11, Иске Кишеттә – 8, Яңа Кишеттә 3 процент. Ә ул 2 класслы сенажда – 0,3, 3 класслыда 0,6 проценттан артырга тиеш түгел. Мондый азыкны буаз сыерларга, бозауларга бөтенләй ашатырга ярамый! Симертү терлекләренә бур, аммиак суы, сода белән эшкәртеп, парда тотканнан соң гына ашатырга киңәш итә белгечләр.
Шундый җәзада тотылган сыерлардан нинди сөт булсын ди?
–Уртача савым 4,1 килограмм, – ди ферма мөдире.
Әмма алдагы көнне контроль саву үткәргән белгечләр бер сыерга 1,9 килограмм гына туры килүен ачыклаганнар.
– Суга кадәр юк, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Сыер тәүлеккә 80 литр су эчәргә тиеш. Монда су эчертү исәбенә генә дә 3 литр сөтне арттырырга була!
Барлы–юклы азык кышлату чорына җитмәячәк. Саламны да читтән эзләргә туры киләчәк. Витаминлы өстәмәләр бирү турында сүз дә алып бармыйбыз – тозга кадәр юк.
Мондый шартларда кемнең эшлисе килсен? Бер сыер савучыга 50 сыер, ясалма орлыкландыру технигына – 700–800 терлек туры килә. Ясалма орлыкландыру технигының айлык хезмәт хакы 7–8 мең сум. Бозаулату бүлегендәге савымчыныкы – 5 мең сум, ул әле бригадир хезмәтен дә үти, анысына 4,5 мең сум. Хезмәт хакы август ае өчен генә бирелгән килеш.
Юктан башка әйбер юк монда. Кардаларга салам кертелмәгән, ягулык белән дә проблема. Сыерларның канын тикшергәннәр – каротин бөтенләй юк. Ә андый сыерлар үле яки яшәргә сәләтсез бозау тудыра яки бөтенләй теләккә килми, сөякләре тотнаксызга әйләнә... Белгечләр кальций җитмәүдән сыерларның койрыгы бауга әйләнгән, дигән диагноз куйган, озакламый алар да өзелеп төшәчәк, сыерлар сөтсез генә түгел, койрыксыз да калачак.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Арча” ширкәте генераль директоры Алмаз Закировтан тиз арада мондый аяныч хәлгә чик куюны, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән контрольне көчәйтүне таләп итте.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов әйтүенчә, 23 ноябрьдә кардаларга салам кертелгән, су бирелә башлаган.
Ильяс Фәттахов