Халыкара Әниләр көне алдыннан Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләр яңа туган баласы булган күп балалалы гаиләләрнең өйләрендә булдылар.
Белгечләр көндәлек режим, үз вакытында бүлмәне җилләтү, саф һаваның балалар сәламәтлегенә, бигрәк тә авыру вакытында, файдасы булуын сөйләделәр. Шулай ук, әнинең яхшы кәефе балага уңай тәэсир итүен дә әйттеләр.
Белгечләр мондый гаиләләргә бару - кече яшьтәге балалары булган әти-әниләр белән эшләү формасының мәҗбүри һәм кирәкле булуын ассызыкладылар.