“Барлык йолдызлар әниемә”

2016 елның 25 ноябре, җомга

“Барлык йолдызлар әниемә”

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә атна дәвамында әниләр көненә багышлап түбәндәге чаралар үткәрелде : “Әниемнең рәсеме” балалар әниләренең рәсемен ясап, әниләренә матур теләкләрен яздылар, “Колобок” әкиятен яңача үзгәртеп баларның  узләрен уеннарда катнаштырып куйдылар. Шулай ук балалар  уз куллары   белән  әниниләренә буләкләр ясадылар. Әниләр өчен белгечләр “ Үз балаңны ничек беләсең?” дигән тест  үткэрделәр.

Атна ахырында “Барлык йолдызлар әниемә” дип исемләнгән конөерт оештырылды. Балалар анда үз талантларын күрсәттеләр,  җырлар җырадылар, җырладылар, биеделәр, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, бергә уеннар уйнадылар.

Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый чаралар балалар  һәм ата-аналар өчен бик мөһим. Алар бер- берсенә якыннаялар, мөнәсәбәтләре уңайлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International